(Казан шәһәре
KZN.RU, 12-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Россия көне белән
котлады.
“Барлык
казанлыларны Россия көне белән котлыйм!
Әһәмиятле дәүләт
бәйрәмнәренең берсе милли берләшү һәм илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен
гомуми җаваплылык символына әверелде. Бу көн дүләтебез тарихының яңа этабы
булып тора, аның нигезендә гражданлык хокуклары һәм закон идарәсе тора.
Россия – бөек
дәүләт, аның күпгасырлык тарихы тугандаш халыкларның рухи көче һәм бәйсезлек
өчен көрәштә батырлыгы белән сугарылган. Гражданнарның Ватаныбызның чәчәк
атуына керткән казанышлары ярдәмендә илебез соңгы елларда халыкара абруен
ныгытты, дөнья аренасында төп уенчыларның берсе булды.
Күпмилләтле илебезнең
үсешенә казанлыларның хезмәте дә зур өлеш кертә, аларның битараф булмаган һәм
эшлекле катнашуы дәүләт программаларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
Сезне ихластан
тәбрик итәм һәм ныклы сәламәтлек, куйган максатларыгызга ирешүегезне, тынычлык
һәм игелек телим!”, - диелә котлауда.