(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче май). 12 майда башлана торган туристик сезон быел уникаль булачак
дигән ышаныч белдерде Казан Мэры Илсур Метшин. Аның сүзләре буенча, шәһәрне
алга этәрүгә футбол буенча дөнья чемпионаты зур өлеш кертәчәк. Яңа җәйге
туристик сезон “Әй Казаны!” (“Ай Да Казань!”) масштаблы квесты һәм “Тәмле Казан”
гастрономия фестивале белән башлана.
“Әлеге җәй,
туристик сезон ноктасыннан караганда, уникаль булачак. Мондый мөмкинлек булганы
юк иде әле. Дөнья чемпионаты җаваплылык белән беррәттән шәһәрне алга этерүгә
зур мөмкинлек бирә, - диде Казан Мэры. – Зур санда туристлар агымы көтәбез. Бу мөмкинлектән
файдаланырга кирәк”.
Туризм үсешенә
булышлык итү комитеты рәисе Дарья Санникова сөйләгәнчә, яңа туристик сезонга
әзерлек кысаларында, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә Казанда
урнашу урыннары инспекцион рәвештә тикшерелә һәм хезмәткәрләрнең инглиз телен
белүгә экспресс-тест үткәрелә. Бүгенге көндә 70% урнашу урыннары тикшерелгән. “Билгеләп
үтәргә кирәк, быел чит телдә сөйләшә белүче хезмәктәрләр саны сизелерлек арткан,
шулай ук хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе дә үскән”, - диде Д.Санникова.
Киңәшмәдә Санникова
ресторан һәм кафелар өчен булдырылган таләпләр турында хәбәр итте. Мәсәлән,
менюларны Казанда уйнаячак командаларның илләре телләренә тәрҗемә итәргә
тәкъдим ителгән, эшмәкәрләрнең күбесе бу фикер белән килешкән.
Футбол буенча
дөнья чемпионатына махсус сувенир продукция барлыкка киләчәк.
“Бүгенге көндә
туристик өлкә турында формалашкан бизнес өлкә кебек сөйлибез, ләкин эшлисе
эшләр күп әле, – диде шәһәр башлыгы. – Яңа идеяләр тудырырга, Россиядә булган
алдынгы тәҗрибәләр белән танышырга кирәк”.
Әлеге сүзләрне
хуплагандай, Дарья Саниикова билгеләп үткәнчә, Казан отельләре һәм хостеллары
китергән мәгълүматларга караганда, 29 һәм 30 апрельдә алар 90% тулган булган, ә
1-2 майда – 60%. Казан Кремлендә май бәйрәмнәрендә 70 мең кеше булган.
Илсур Метшин
игътибар иткәнчә, Казанның күпмилләтле булуын, Иделдәге шәһәр булуын, фән,
мәдәният, спорт һәм яшьләр үзәге булуын үзенчәлекле колорит буларак тәкъдим
итәргә кирәк. “3 миллионынчы туристны каршы алырга әзерләнәбез. Үзебезгә шундый
таләп куйдык, аны үтәр өчен барысы да бар”, - дип ассызыклады Мэр.
Яңа туристик
сезон кысаларында 1 май көнне City Sightseeing компаниясенең ике катлы
автобусының яңа маршрут ачылды – хәзер туристлар “Казан” гаилә үзәген, Су спорт
төрләре сараен һәм “Казан Арена” стадионын күрә алалар. Май бәйрәмнәрендә
башкалада яшәүчеләргә һәм туристларга яңа туристик хезмәт тәкъдим ителде – өч тәгәрмәчле
электр велоарбалар – рикшаларда фото-сессия. Аларда йөргәндә, кунакларга татар
милли киемнәре белән Казан Кремле һәм Ленин бакчасында мәхәббәт фонтаны янында фотога
төшәргә тәкъдим ителә. Әлеге хезмәттән җәйге туристик сезон тәмамланганчы, көн
саен файдаланырга мөмкин.
Моннан кала,
июньдә “Ретро-трамвай” туристик маршрутын яңадан эшләтеп җибәрергә
планлаштырыла. Ул Казанның тарихи үзәге аша тимер юл вокзалыннан елга портына
кадәр үтә. Узган елда, Татарстан урамында төзекләндрү эшләре барганга, трамвай
үз эшен туктатып торды, май азагына кадәр төзекләндерү эшләре төгәлләнергә
тиеш.