(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче май). 5 май көнне, гомумшәһәр өмәсендә, беренче тапкыр чүпне
аерым җыю эшләре башкарылды, бу көнне 55,5 куб.м пластик җыелды һәм алга таба
эшкәртү өчен җибәрелде – бу йөк вагонының яртысыннан артык. Шундый күләмдә
пластик гадәти 9 катлы йорт ишегалдында куелган контейнерларда ярты ел
дәвамында җыела. Казанлыларның үзләренең йортларында чүпне аерып җыю системасын
булдыру мөмкинлеклре турында эшлекле дүшәмбедә сөйләделәр. Казан Мэры Ильсур
Метшин сүзләре буенча, әлеге практиканы башта һәр районның берничә йортында
булдырырга кирәк. Шәһәр башлыгы казанлыларны әлеге инициативаны хупларга
чакырды.
Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин аңлатканча,
шәһәрлеләрнең һәм торак милек ияләренең закон тарафыннан билгеләнгән хаклары
буенча, гомуми милекне карап тоту мәсьәләләрен хәл итү, шул исәптән чүпне аерып
җыюны булдыру өчен тулы вәкаләтләре бар. “Яңа елда яңа оператор барлыкка
килгәнне көтмичә, актив шәһәрлеләр үзләренең йортында чүпне аерым җыюны оештыра
ала”, - дип билгеләп үтте И.Гыйниятуллин. Ул сөйләгәнчә, моның өчен милек
ияләре җыелышын оештырып, тиешле карар кабул итәргә, идарә итүче компаниягә
махсус контейнерлар алып, тиешле урыннарга урнаштыру кирәклеген әйтергә, идарә
итүче компаниянең чүпне чыгару өчен тиешле оешмалар белән килешүләр төзүен
таләп итәргә кирәк.
ТКХ комитеты бу
мәсьәлә буенча консультатив ярдәм күрсәтергә әзер. “Бу халыкка экологик тәрбия
бирүдә җитди адым булачак”, - дип ышана ТКХ комитеты рәисе.
“Юл беренче адымнан
башлана. Шәһәрлеләр белән бу адымны бергәләп ясыйк, - диде Казан Мэры. – Бездә 5
меңнән артык күпфатирлы йорт, дистәләгән торак милек ияләре берләшмәләре, идарә
итүче оешмалар. Әлбәттә, уртак фикергә килү җиңел түгел, бу безгә билгеле. Бәлки,
көн кадагында торган әлеге мәсьәлә кешеләрне берләштерер”.
“Һәр районда берничә
йорттан башларга кирәк. Бу мәсьәләдә эшне закон шулай итеп оештырырга мөмкинлек
бирә икән, ярдәм күрсәтергә кирәк”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.