(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче апрель). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
республика җирле үзидарә органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре – Җирле үзидарә көне белән котлады.
Искәртәбез, алты ел рәттән илдә 21 апрельдә Россия Федерациясе Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.
Тантана «Корстон» КСККда (Казан) узды.
«Бүген җирле үзидарә – җәмгыятькә идарә системасының иң мөһим звеносы, гавами хакимиятнең халыкка иң якын баскычы, ул гражданнар белән турыдан-туры элемтәдә, аларның тормыш эшчәнлегенең көндәлек мәсьәләләрен хәл итә», - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген республикада җирле үзидарәне гамәлгә ашыруга 15 меңләп кеше җәлеп ителгән. Шул ук вакытта җирле үзидарә – үзләрен кече ватаннарына багышлаган хезмәттәшләребезнең зур
командасы. Татарстанда 956 муниципаль берәмлек бар, анда 43 район, 2 шәһәр округы, 39 шәһәр һәм 872 авыл җирлеге дә керә.
Рөстәм Миңнеханов барлык җирле үзидарә вәкилләренә тырыш хезмәтләре,
шәһәр һәм районнарда гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук хакимиятнең җирле үзидарә
ветераннарына шәһәрләр һәм районнарда икътисадны һәм инфраструктураның ныклы нигезен булдырганнары, җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Халык ышанычын саклау һәм ныгыту бездән шәһәрләр һәм районнар территорияләрен үстерү мәсьәләләрен хәл итү, татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү буенча максатчан эш алып баруны таләп итә, - диде
Татарстан Президенты. - Республика программалары нәкъ шуны
максат итеп куя да, алар кысаларында торак фондлары, мәгариф, сәламәтлек
саклау, мәдәният һәм спорт, юл хуҗалыгы, су белән тәэмин итү һәм урамнарны яктырту объектлары төзелеше һәм капиталь ремонт алып барыла. Республика бюджетының киеренке
булуына карамастан, киләчәктә дә программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез»,- диде Рөстәм Миңнеханов.
«Республика бюджетында киеренкелек булуга карамастан, быел
38 пограмманы гамәлгә ашыру өчен 16 млрд. сум чамасы акча бүлеп бирү планлаштырыла».
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Җирле үзидарә көне алдыннан республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә, авыл җирлекләрен дә кертеп, 1 мең яңа компьютер җайланмасы сатып алу өчен 91,5 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар чыгарылды.
«Безнең уртак бурыч – җирле үзидарәне ныгыту, финанс мөстәкыйлеген һәм ресурслар мөмкинлеген киңәйтү. Һәм, әлбәттә, җирле үзидарә органнарына квалификацияле идарәчеләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру. Муниципаль хезмәткәрләр өчен
акчалата түләү күләмен арттыру да карала».