(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Екатерина Виславская). Дөнья
чемпионатына Казан чәчәккә күмелсен һәм кунаклар истәлегендә ул иң чиста, кунакчыл һәм пөхтә шәһәр булып калсын иде. Әлеге
фикерне бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казан урамнарын тикшерү вакытында
сөйләде. Шәһәр башлыгы Башкарма комитетка шәһәрнең күренешен 2018 ел Дөнья чемпионаты кунакларын каршы алуга әзерләүне көчәйтергә һәм әлеге эшчәнлеккә бизнес
вәкилләрен һәм шәһәр халкын җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Шәһәр башлыгы Кремль, Бауман, Татарстан, Галиәскәр Камал,
Астрономия, Пушкин, Чистай урамнары буенча берничә йорт фасадын һәм мәйданчыкларын
карап кайтты. Шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белицкая тәкъдиме буенча, биредә Дөнья чемпионатына яңа граффитилар һәм арт-объектлар урнаштырып була. Гомүмән алганда
Мэр әлеге идеяне хуплады, ләкин баналарның , коймаларның һәм юлларның агымдагы халәте турында да онытмасыка кушты. И.Метшин искәртеп киткәнчә, кыш беткәннән соң шәһәрне төзекләндерү эшләре ел саен
уздырыла, ләкин быел чемпионат аркасында барлык эшләрне дә кыска
вакыт аралыгында төгәлләргә туры киләчәк.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев 1-нче апрельдән 31-нче
майга кадәр уздырыла торган шәһәр территориясен санитар җыештыру эшләренең барышы турында сөйләде. Шәһәрдә беренче
җыештыру өмәләре 14-нче
апрель көнне узды, ә гомүмшәһәр өмәсе 28-нче
апрель көнне узачак. Хәзерге вакытта эшләрнең төп күләме ТКХ һәм төзекләндерү өлкәсендә эшли торган подрядчы оешмалар тарафыннан башкарыла. Бүгенге
көндә 10 млн.
кв.м мәйданлык юллар чистартылган. Бу планның 50% тәшкил итә. 55 мең м озынлыктагы
коймалар, 130 тукталыш павильоннары чистартылган, 550 йорт рәткә китерелгән. Барлыгы
Казан урамнарыннан 98 мең кубометр калдыклар чыгарылган. Май азагына кадәр 20
млн. кв. м юл өлеше, 17 млн кв. м яшел зона, 300 га шәһәр парклары һәм скверлары
территорияләре, 4 меңнән артык йортлар, 160 км коймалар, 550 тукталыш павильоны, 1,2 мең яктырту
баганасы, 12 мең юл билгесе һәм 336 светофор объекты рәткә китерелергә тиеш. Былтыргы кебек җыештыру эшләрендә 160 мең казанлы, 3 меңнән артык
шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары катнашыр дип көтелә,
шулай ук эшкә 3 мең берәмлек махсус
техника җәлеп ителәчәк.
“Безнең
өстә зур җаваплылык”,
- диде И.Куляжев – Үз биналары, территорияләре, фасадлары булган эшмәкәрләргә зур үтенеч - футбол буенча дөнья чемпионаты кунакларын тиешенчә каршы алу өчен аларны рәткә
китерергә зарури”, - диде ул.
Тикшерү маршрутында Гаяз Исхакый һәм Чернышевский урамнары почмагында урнашкан мәйданчык шәһәр башлыгының аерым
игътибарына лаек булды. Буш территорияне киртәләгән койма
Казан символикасы төшерелгән банер белән капланган. Казан Мэры койма арты җыештырылганмы дип
сорады, һәм юл аркылы урнашкан кунакханәнең 5-нче катына менеп карады. Мэр идарәче компаниягә койма
артындагы территорияне рәткә китерергә кушты. “Без өмә оештырып, барысын да җыештырырбыз, буярбыз”, - диделәр кунакханә хезмәткәрләре.
Эш киңәшмәсенә нәтиҗәләр китереп шәһәр башлыгы чемпионатка әзерлекне көчәйтергә кушты. Аерым алганда, ул эшмәкәрләрне үз предприятиеләрен төзекләнедрү эшләренә җәлеп итәргә тәкъдим итте – кафе, кибетләр фасадларын чәчәк вазоннары белән бизәргә. “Универсиада вакытында Казан үзенең чисталыгы һәм чәчәкләр күп булуы белән аерылып тора иде. Казан турында “чәчәккә күмелгән иң чиста, иң кунакчыл
шәһәр” дип әйтсеннәр өчен нәрсә эшләп була, шуның турында уйларга кирәк”, - диде ул.
Чарада шулай ук, Казанның Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир
Шәмсетдинов, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы
урынбасары – шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белицкая, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районныры администрация башлыгы Тимур Алибаев, Киров һәм Мәскәү районнары администрация
башлыгы Сергей Миронов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрация башлыгының беренче
урынбасары Айрат Әхмәдуллин,
“Горводзеленхоз” третсы МУП идарәчесе Роза Җәббарова һәм башкалар катнашты.
Искәртеп китик, Футбол буенча дөнья
чемпионаты 14-нче июньнән
15-нче июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә
узачак. Казанда төркем
этабы кысасында 6 матч уйнала. Шәһәр хезмәтләре кунакларны каршы алуга әзерлек буенча актив фазага керештеләр: 39 юл участогы,
83 шәһәр урамы, 14 тротуар һәм торак массивлардагы 59 урам төзекләндереләчәк. Футбол буенча дөнья
чемпионатына әзерләнү кысасында 23 мең
кв.м. чәчәк түтәлләре, 3 мең кашпо һәм чәчәк вазоны, 3,7 мең агач, 20 мең куак утыртырга, 7,5 мең кв.м мәйданлык газон җәергә планлаштырыла. FIFA җанатарлары
фестивале узачак “Казан” гаилә
үзәге мәйданы
каршында төзү эшләре төгәлләнеп килә.