(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Ксения Швецова). Бүгенге
көндә “Дубравная”
яңа
метро станциясен төзү буенча
эшләрнең төп күләме төгәлләнгән, подрядчыга җибәрү-көйләү һәм янәшәдәге
территорияне төзекләндерү эшләрен башкарырга гына калды. Казан Мэры Илсур Метшин яңа метро
станциясен төзү эшләре барышы белән танышып кайтты һәм темпны арттырырга кушты.
“Главинвестстрой РТ” дәүләт казна учреждениесенең җир асты транспорт корылмаларын төзү бүлеге башлыгы Андрей Захарченко сүзе
буенча, бүгенге көндә станциянең архитектур бизәлеше тәмамланган, баскыч платформалар әзер – аларны ясау өчен 50-40 кв. м. гранит плитәләре сарыф ителде. Моннан кала, станциягә вакытлыча электр тәэмин итү буенча ток
җибәрелде һәм яктырту
уздырылды. Бизәү өлешеннән вак-төяк эшләр генә калды: эшчеләргә тактиль плитәләр урнаштырып бетерергә калды. Шулай ук, вентиляция системасын төзү эшләрен төгәлләргә кирәк.
Искәртеп китик, төзелеш подрядчысы итеп “Казан” җитештерү төзелеш берләшмәсе тора.
“Хәзер җибәрү көйләү эшләрен башкарырга
һәм системалар
комплекслы итеп бергә эш итсен өчен, барлык системаларны да җыярга кирәк”, - диде А.Захарченко. Шулай ук, ул метро станциясе янындагы
территорияне дә төзекләндерергә кирәк икәнлеге турында хәбәр итте.
Төзекләдереләчәк территориянең гомуми мәйданы 30 мең кв. м. тәшкил итә.
Әлеге территориядә вак таш,
асфальт капламы җәергә һәм агачлар
белән куаклар утыртырга планлаштырыла. Бүгенге көндә объектта 150-180
кеше эшли.
Эш киңәшмәсендә
шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләрен күзәтүче Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиенең генераль
директоры Асфан Галәвов, “Казметрострой” МУП башлыгы Марат Рәхимов һәм башкалар
катнашты.
Искәртеп китик, Казан метрополитены 2005 елда шәһәрнең меңьеллыгын бәйрәм итү вакытында
ачылды. Бүгенге көндә беренче линиядә
20 км-дан артык озынлыктагы 10 станция исәпләнә. “Җиңү
проспекты” метро станциясеннән “Дубравная” метро станциясенә кадәр линия булдыруга республика 5,2 млрд сум бүлеп биргән.
2012 елда проект һәм әзерлек эшләре башланды. “Дубравная” станциясе метрополитенның 12 станциялек икенче линиясенә күчеп утыру
урыны булачак. Бүгенге көндә шәһәрдә тәүлек эчендә метродан 120 мең кеше файдалана, яңа станция кертү белән пассажирлар агымы 20-25% артачак дип көтелә.