(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь, Михаил Ченцов). 2017 елда
Казанның сәламәтләндерү учреждениеләрендә 26,5 меңнән артык бала ял итәчәк. Балаларның
күпчелеген традиция буенча мәктәп яны лагерьлары кабул итәчәк – 14128 яшь
казанлы 155 лагерьда ял итәчәк. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган бүгенге аппарат
киңәшмәсе вакытында ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Сәламәтлекне саклау
идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев хәбәр итте.
Докладчы сөйләп узганча, 9940 бала 24 шәһәр яны
лагерьларында ял итәчәк, 145 хезмәт һәм ял итү лагерьларында тагы 1800 яшь
казанлы җәйләрен уздырачак. Моннан кала, 2 чатырлы лагерьда 440 бала ял итәчәк,
ә санаторий сменаларындагы 9 стационар 442 баланы кабул итәчәк. Шулай ук бу җәйдә
ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы линиясе буенча санаторий юлламалары һәм “ана
һәм бала” юлламалары буенча санаторий дәвалауларына 1100 Казан яшүсмерен җибәрү
күздә тотыла.
И.Хәлфиев берничә актуаль мәсьәләне дә күтәрде, аларның бер
юнәлеше медицина персоналларын лагерьларда эшләү өчен сайлап алуны
кыенлаштыруга китерә икән. Әйтик, табиблар үзләренең отпусклары вакытында
лагерьларга бара, туклану өчен үзләре түли, аз хезмәт хакы ала һ.б.
Илсур Метшин әлеге мәсьәлә моңа кадәр күтәрелмәвен билгеләп
үтте һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарларын Балалар һәм яшьләр эшләре
комитеты белән берлектә әлеге проблемага чишелеш табарга чакырды. “Әлеге
мәсьәләне өйрәнегез һәм нинди тәкъдимнәр белән моннан чыгып булганлыгын уйлагыз”,
- диде ТР башкаласы җитәкчесе.