(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь, Алсу Сафина). Шәһәркүләм
ташламалы аренда программасы буенча торгларга чыгарылган биналарның 70%-ы
бүгенге көндә кулланышка тапшырылган. Бу яхшы күрсәткеч, дип билгеләп үтте
Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында. Шуның белән беррәттән шәһәр
башлыгы биналарның калган 30%-ына карата эшмәкәрләр тарафыннан ни өчен ихтыяҗ
юклыгын да ачыкларга кушты.
“70% бина – яхшы күрсәткеч. Бүгенге көндә әлеге биналар
хуҗалы гына булмады, ә үз эшенә бөтен көчен сала торган һәм эшчәнлеген берничә
ел алга планлаштыра торган милекчесен булдырды”, - диде шәһәр башлыгы. “Программа
мөһим, зарур һәм аны дәвам итәргә кирәк”, - дип ышана Казан Мэры.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, ташламалы аренда һәм
ташламалы рәвештә кредит бирү яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. “Бер генә түгел,
дистәләгән эшмәкәрләр үз эшләрен ачты, димәк, алар шәһәр тормышы, икътисадының
актив катнашучыларына әйләнгәннәр, эш урыннары булдырганнар, кешеләргә эшләргә
мөмкинлек барлыкка килгән”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат
Галәветдинов хәзерге вакытта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына озак
вакытка кулланышка бирү өчен өченче затлар хокукыннан азат булган муниципаль
милек исемлегендә 106 объект булганлыгын җиткерде. Комитет атна саен әлеге
исемлеккә кергән объектларның еллык аренда түләүләре күләмен сату буенча аукцион
торглары уздыра.
“Бүгенге көндә 55 аукцион игълан ителде, 67 объект тәкъдим
ителде. 36 объект берничә тапкыр тәкъдим ителде”, - дип сөйләде Җир һәм мөлкәт
мөнәсәбәтләре комитеты рәисе. Аның сүзләренә караганда, уздырылган 51
аукционның 33-е үтмәде дип табылган: 11 аукцион – бердәнбер гариза бирү белән
бәйле рәвештә, 22 аукцион – гаризалар бирелмәү аркасында. Эшмәкәрләрдән барлыгы
112 гариза кабул ителгән.
“2-нче июнь
мәгълүматлары буенча 67 объектның аукцион торгларында 54-е аренда килешүе төзү
өчен хокукка ия булган. Хәзерге вакытта барлыгы 48 килешү төзелде”, - дип
җиткерде Ренат Галәветдинов, ул шулай ук аренда килешүләре 5 елга төзелгәнлеген
дә билгеләп үтте.
Агымдагы айда аукционнар 9, 16, 23 һәм 30 июнь көннәрендә узачак.