(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь, Алсу Сафина). Территорияләрне
санитар чистарту буенча уздырылган икеайлык кысаларында Казаннан 270 мең куб. м
(ягъни 45 мең тонна) чүп-чар чыгарылган. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе
вакытында шәһәр Башкарма комитеты рәисе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты җитәкчесе Игорь Куляжев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, якынча
әлеге чорда көн саен 4,5 мең куб м чүп чыгарылган.
Казан Мэры Илсур Метшин санитар чистарту эшләрендә
катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. “Җыештыру өмәсе һәм санитар
чистарту вакытында кәгазь алам дип җиргә бөгелгән кеше үзе беркайчан да
чүпләмәячәк, күршеләрен һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрне дә моңа әйдәр дип ышанасы
килә”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Илсур Метшин Казанның территорияләрне һәм торак пунктларны
чүп-чардан чистарту буенча Татарстанда уздырылган санитар-экология икеайлыгын
уздыру кысаларында узган республика конкурсында беренче урын алганлыгын
җиткерде. “Әлеге җиңү – зур хезмәт нәтиҗәсе. Кайчан бер-беребезгә безнең шәһәр
иң чистасы һәм төзекләндерелгәне дип әйтәчәкбез, шул чакта гына төп бәяне алачакбыз,
- дип билгеләп үтте И.Метшин. – Бу 50%-ка төзекләндерү предприятиеләреннән,
аларның ничек чистартуларыннан, юууларыннан, чәчәк утыртуларыннан тора. Икенче җаваплылык
– халыкта. Чиста, уңайлы һәм төзекләндерелгән шәһәр барыбыз өчен дә кирәк дип
ышанасы килә”.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, Татарстан башкаласында
территорияләрне чистарту буенча зур эш башкарылганлыгы казанлыларга да,
кунакларга да сизелә. “Чисталык күзгә ташлана, әле кайда эшләргә кирәклеге дә
аерым ачык, башкарасы эшләр байтак әле”, - дип ышана ул.
“Тулаем алганда, икеайлык кысаларында санитар чистарту
чараларында 160 мең кеше катнашты, бу исә шәһәр халкының 14% дигән сүз. 4 мең
предприятие һәм 2700 техника берәмлеге җәлеп ителде”, - дип хәбәр итте Тышкы
төзекләндерү комитеты җитәкчесе.