(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь, Алсу Сафина). Казанда
мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбиягә алган гаиләләр өчен вакытлыча
түләүсез куллануга квартир бирү буенча проект гамәлгә ашырыла. Тиздән “Игелекле
Казан” проекты кысасында өч гаилә Г.Бәширов урамы буенча яңа торак комплекста
урнашкан 95 кв.м. мәйданлы яңа өч бүлмәле квартирларга күченәчәк. Казан Мэры
Илсур Метшин квартираларның берсен күреп кайтты һәм анда күченгән гаилә белән
танышты.
Хәзерге вакытта өч гаиләнең һәрберсендә дә үги балалар
тәрбияләнә. Торак шартларны яхшырту сәбәпле гаиләләр өчен тәрбиягә тагы берничә
бала алу мөмкинлеге булдырылды. Квартиралар 3 елга бирелә, вакыт узу белән
гаиләләргә килешүне озынайту мөмкинлеге биреләчәк. Балалар үсеп җиткәннән соң
ата-аналар тәрбиягә яңа бала ала яки квартираны киләсе гаиләгә тапшыра.
Гаиләләр яңа квартираларга 8 июль көнне (Петр һәм Феврония
көне – Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне итеп билгеләнә) күченәчәк дип
планлаштырыла. Хәзерге вакытта квартираларда төзекләндерү эшләре бара.
Гаиләләр күрше йортларда яшәячәк. “Безгә беренче булып
ошаган квартира бирелде” – диде Мария Казанцева.
Мария Казанцева һәм Денис Широков укытучылар, профессиональ
ата-аналар Казан Мэрына зур гаилә җыела торган аш бүлмәсен, балалар һәм кунак бүлмәләрен
күрсәттеләр.
2008 елда гаилә беренче тапкыр тәрбиягә бала алды. Хәзер
аларның уллары Константин гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган, эшкә урнашкан
һәм үги ата-аналарыннан аерым тора. 2014 елда гаилә әти-әнисез калган Семенны
алды. Киләсе уку елында ул 11-нче сыйныфка барачак.
Тиздән гаилә Идел буе балалар йортыннан 10 һәм 14 яшьлек начар
ишетүче ике малайны алачак. Алар Е.Г.Ласточкина исемендәге сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатта укыйлар. “Волонтеры в
помощь детям. Дети в беде” хәйрия фонды катнашында малайларның берсенә Мәскәүдә
операция ясалачак. Широков һәм Казанцева гаиләсенә ике кыз да килер дип
планлаштырыла. Балаларның авыр хәлләрен исәпкә алып, былтыр ата-аналар
Балаларга гаилә табуда ярдәм күрсәтү үзәгендә профессиональ ата-аналар курслары
узганнар.
“Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм кирәк. Андый
балаларны гадәттә читләтеп узарга тырышалар, һәм гаиләләргә дә алмыйлар. Ә алар
башка балалар кебек гаиләле буласы килә. Һәрбер баланың гаиләсе булырга тиеш” –
диде Мария һәм Денис.
“Сез искиткеч шәп кешеләр! Сез үткән юл – гадәти тормышта
чын батырлык. Сәламәтлекләре чикләнгән балаларны тәрбиягә алуыгыз өчен без
сезнең алда баш иябез”, - диде Илсур Метшин.
Тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту
зарурлыгы мәсьәләсе бер ел элек хәйрия оешмаларының җитәкчеләре белән очрашуда “Без
бергә” шәһәр иҗтимагый оешмасының рәисе Татьяна Степанова тарафыннан күтәрелгән
иде. “Бик тиз булмаса да, әлеге мәсьәләнең чишелеше табылды. Профессиональ
ата-аналы гаиләләр өчен өч квартира бар”, - диде шәһәр башлыгы.
Татьяна Степанова үз чиратында Казан Мэрына күрсәткән ярдәме
өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “Хәзерге вакытта әлеге өч гаиләдә бер бала
тәрбияләнә. Киләчәктә әлеге проект буенча 12 бала гаиләле булачак”, – диде
Татьяна Степанова.
“Без әлеге тәҗрибәне киләчәктә үстерәчәкбез”, диде Мэр.
Бүгенге көндә Казанда 200 балага әти-әни кирәк. “Без аларның гаиләле булуларын
телибез. Дәүләт, әлбәттә, балалар турында кайгырта, ләкин әти-әнине һәм гаилә
җылылыгын берсе дә алмаштыра алмас. Сез искиткеч шәп кешеләр!”, - диде
И.Метшин.
Мэр аерым итеп “Талига” һәм “Прогресс” төзекләндерү-төзелеш
компанияләр төркеменең директоры Андрей Закамскийга һәм “Бриз” компаниясенең
директоры Андрей Беляковка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Казан шәһәре гаилә төзелешенә ярдәм күрсәтү үзәге директоры
Светлана Богова шәһәр башлыгына балалар ясаган открытка бүләк итте.