(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). 1-нче июньдә уздырылачак Халыкара
балаларны яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
һәм Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин Казан шәһәренең 5-нче балалар музыка мәктәбендә
булдылар. Мәктәпкә үткән ел капиталь ремонт ясалган һәм ул бүген – шәһәрнең иң яхшы
һөнәри музыка җайланмалары белән җиһазландырылган һәм үзенең орган классы булган
мәктәп.
Шаляпин урамы, 43-нче йортта урнашкан, 1945 елда нигез салынган
бу балалар музыка мәктәбе монда 1962 елдан бирле эшли. «СтройСоюз» җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыятенең подряд оешмасы химая ярдәме белән ясалган капремонт 3,5 ай
дәвам иткән.
«СтройСоюз» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Юлия
Владимирова һәм музыка мәктәбе директоры Светлана Сөләйманова Татарстан
Республикасы Президентына мәгариф оешмасының эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм
Рөстәм Миңнеханов белән Илсур Метшин өчен мәктәп буйлап экскурсия уздырдылар. Оешмада
512 бала укый, 56 укытучы эшли, мәктәпнең 9 бүлеге бар – фортепиано, кыллы
кораллар, халык музыка кораллары, тынлы һәм бәрмә кораллар, вокаль-хор,
теоретик, гомуми фортепиано, орган һәм театр бүлекләре.
Татарстан Президенты башкарылган капремонт эшләрен уңай
бәяләде һәм кызыклы дизайнер хәл ителешләрен билгеләп үтте. Азакта Рөстәм
Миңнеханов һәм Илсур Метшин импровизацияләнгән ноталар станында үз
автографларын калдырдылар.
Республика һәм шәһәр башлыкларын 5-нче балалар музыка
мәктәбендә ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан
Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры
Айрат Сибагатуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Вахитов һәм
Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар озата
йөрде.