(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь, Алсу Сафина). 2-нче июнь
көнне Казанда балаларның җәйге сәламәтләндерү компаниясе башланып китә. 14 муниципаль
лагерьларның беренче сменаларында 1,5 мең бала ял итәчәк. 13-нче июнь көнне
Татарстанның Яшел үзән районында урнашкан “Березка” сәламәтләндерү лагерына 250
бала киләчәк. Лагерьның әзерлеген Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Бүгенге көндә “Березка” лагерының 7 торак корпусы өчен дә
барлык кирәкле рөхсәтләр дә алынган. И.Метшин 60 урынлык ике яңа биналарның
берсен күреп кайтты. Биналар агымдагы елның гыйнварыннан маена кадәр балалар
сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү республика программасы буенча төзелгән.
Шәһәр башлыгы шулай ук элекеге корпусларның берсен дә
тикшереп узды. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов муниципаль
лагерьларның торак биналарының 80% шундый ук халәттә булуы турында хәбәр итте. “Без
күргән яңа корпуслар әйбәт, ләкин Казан балаларының күбесе икенче шартларда ял
итәләр. Программа кирәк. Блгеле – бер көндә барысын да эшләп булмый. Бездә
мәктәп, балалар бакчалары, торак фондны капиталь төзекләндерү программалары
гамәлгә ашырыла”, - диде И.Метшин.
Мэр 2015 елда төзелгән якты һәм киң ашханә бинасын да күреп
кайтты. Ул үзендә берьюлы 250 баланы сыйдыра ала.
Шәһәр бюджетыннан бирелгән акчага “Березка” лагерында су
үткәргечләрен төзекләндерделәр. Шулай ук агымдагы төзекләндерү эшләре кысасында
ишекләр һәм тәрәзәләр, электр үткәргечләре, трансформаторлар алмаштырыла һәм
башка эшләр башкарыла. Быел әлеге максатларга шәһәр казнасыннан 14 млн. сум (һәрбер
лагерьга 1 млн. сум) бүлеп чыгарылган.
И.Метшин эшкә керешергә әзреләнүче әйдаманнар белән дә
сөйләште. Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов сүзе
буенча, КФУ нигезендә ел саен әйдаманнар мәктәбе уздырыла. Быел язгы уку
вакытында әйдаманнар мәктәбендә 200 кеше укыган. Лагерьда ял итүче һәрбер 15
балага 1 әйдаман туры килә.
Искәртеп китик, җәйге сәламәтләндерү компаниясе кысасында муниципаль
лагерьларда 9,8 мең Казан баласы ял итәчәк. 7 муниципаль лагерь шәһәр эчендә, 7
- Казан шәһәре читендә Яшел үзән, Лаеш, Биек тау, Питрәч районнарында урнашкан.
2017 елда юлнамәләр саны 11 мең тәшкил итә. Юлнамәләрнең бер өлеше бушлай
биреләчәк. Калган очракларда профильле смена юлнамәсенең тулы бәясе 18 көнгә 15
мең сум тәшкил итәчәк, ата-аналар әлеге бәядән 4 мең генә түлиләр.
Мэр белән бергә “Березка” лагерын тикшерүдә шулай ук
Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт эшләре буенча министр урынбасары
Рөстәм Гарифуллин, “Ремонтстройсервис” җаваплыгы чикләнгән оешма директоры
Миңнегәрәй Насыйбуллин, “Ял” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Кирилл
Борисов катнашты.
“Березка” лагеры 1964 елда оештырылган. 7,2 га мәйданында 7 торак җәйге
корпус, медицина пункты, клуб, ашханә, мунча-кер юу корпусы, футбол һәм
волейбол мәйданчыклары урнашкан.