Казан шәһәр Думасы секретаре бөтендөнья мирасын үстергәне өчен бүләкләнде
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май, Антон Ноздрин). Казан
шәһәр Думасы секретаре Людмила Андреева бөтендөнья мирасын үстерүгә керткән
өлеше өчен бүләкләнде. Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының мактаулы бүләген
эшлекле дүшәмбедә Людмила Андреевага Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды.
Татарстан башкаласы Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасына
2000 елда керде. Оешма составында бөтен дөньядан бай тарихлы 200 шәһәр керә.