(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Казанда узган чираттагы “Мәрхәмәтлелек
ярминкәсе” чарасында якынча хисаплар буенча 5 млн сумнан артык акча җыелган. Бу
хакта шәһәр Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында хәбәр итте.
Казан Мэры чараның барлык оештыручыларына, мәктәп
директорларына, әти-әниләргә һәм балаларга рәхмәт белдерде. “Без төрле сүзләр
ишетәбез, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә, әмма иң яхшысы – балаларның
күзләрендә игелек чараларында катнашырга теләкләрен күрү, әлеге хәйрия чарасына
аңлап якын килүләре”, - диде Илсур Метшин. “Бу – җитди сумма. Эш акчада һәм
аның күләмендә генә түгел, ә чараның сыйфаты һәм аңа мөнәсәбәттә”, - дип
билгеләп үтте Мэр, җыелган акча турында шәрехләп.
Илсур Метшин шәһәрнең дүрт мәйданчыгында (Горький исемендәге
паркта, “Континент”, “Сосновая роща” һәм Горки-Әмәт урманындагы паркларда) узган
чараларда 500-ләп мәгариф учреждениесе катнашканлыгын билгеләп үтте. Игелеклелек
ярминкәсенә 50 меңләп шәһәрле килгән һәм әйберләр сатып алган. Шәһәр җитәкчесе
үзе яңартылган Горки-Әмәт урманы территориясендә урнашкан мәйданчыкта булып
кайтты.
Традиция буенча ярминкәдә җыелган барлык акчалар да шәһәрнең
Добро Mail.Ru сервисында тикшерү узган хәйрия фондларына тапшырылачак.