(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май, Алсу Сафина). Бүген
эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин унберенче һәм тугызынчы сыйныф
укучылары өчен имтихан уздырганда намуслык принцибын тәэмин итәргә һәм уңайлы
атмосфера булдырырга чакырды. “Без барлык нәтиҗәләрнең дә чисталыгын тәэмин
итәргә тиеш, шунлыктан смартфоннар, шпаргалкалар, һәм укытучылар тарафыннан “булышулар”
да булмаска тиеш. Төп принцип – экзаменны
тапшыру намуслыгы. Шуңа да карамасатан, имтиханнар уңайлы атмосферада узарга
тиеш”, - диде шәһәр башлыгы.
Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә,
тугызынчы һәм унберенче сыйныфларның Дәүләт йомгаклау аттестацияләре 26-нчы
майдан 1-нче июльгә кадәр булачак. Казанда имтихан тапшырыр өчен 5313 унберенче
сыйныф укучысы һәм 9909 тугызынчы сыйныф укучысы төркәлгән. Шәһәрдә БДИ һәм Төп
дәүләт имтиханын бирү өчен 66 пункт, дәүләт чыгарылыш имтиханын бирү өчен 9
пункт һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйдә имтихан бирү өчен 41
пункт булдырылган.
Уңышлы итеп имтиханнарны бирү өчен 9-нчы сыйныфлар быел
әйбәт итеп 4 фәннән имтихан бирергә тиеш: икесе мәҗбүри (рус теле һәм
математика) һәм калган икесе сайлау буенча.
Моннан тыш быел беренче тапкыр БДИ бирү пунктларының икесендә
имтихан материалларын бастыру һәм катнашучыларның җавап бланкларын сканерлау
аудиторияләрдә ук уздырылачак, калган пунктларга биремнәр белән бланклар
республиканың инкасация хезмәте белән китереләчәк.
Мәгариф идарәсе башлыгы сүзе буенча, Казан инде икенче ел
рәттән Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре арасында Бөтенроссия
олимпиадаларында җиңүчеләр һәм бүләк алучылар саны буенча алдынгы шәһәрләр
арасында урын алып тора. Олимпиаданың Бөтенроссия этабында Казанның 131 мәктәп
укучысы катнашкан, шулар арасында җиңүчеләр саны 78 укучы тәшкил итә.
“Чыгарылыш сыйныф укучылары саны кимегән булса да без
олимпиада җиңүчеләре саны буенча өченче урында торуыбыз безнең югары дәрәҗәдәге
белем бирү системасы турында хәбәр итә”, - диде Мэр һәм балаларны әзерләгән
барлык укытучыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Моннан тыш,
шәһәр башлыгы ата-аналарның
белем бирү сыйфатыннан 100% ка да канәгать булмавына да игътибар итте. И.Метшин
әлеге мәсъәләне гадәттә августта уза торган мәгариф хезмәткәрләре
конференциясендә карарга тәкъдим итте.