23 майда Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак
KZN.RU Казан шәһәре
(Город Казань KZN.RU, 22 мая, Алсу Сафина). 23-нче май көнне
11 сыйныф укучылары өчен Кремль яр буенда шәһәркүләм “Соңгы кыңгырау” бәйрәме
оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин
хәбәр итте.
И.Һадиуллин ел саен чыгарылыш сыйныф укучыларын традиция
буенча илнең танылган музыка коллективлары котлаганлыгын билгеләп үтте. “Мәгариф
идарәсе сайтында уздырылган ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча мәктәп укучыларын
котларга бу елда “Пицца” төркеме чакырылды”, - дип җиткерде докладчы. Сәхнәдән
тантаналы рәвештә кыңгырау чыңлату һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының
кулларындагы меңләгән кыңгырау чыңнары, шулай ук соңгы мәктәп вальсын башкару
бәйрәмнең төп кульминациясе булачак.
“Чыгарылыш сыйныф укучыларының меңләгән армиясе бу, ә без
соңгы кыңгырауда 10 мең дә, 11 мең дә мәктәп укучысын җыя идек. Барлык оператив
хезмәтләрдән дә чараларны оештыруга игътибарлылык белән якын килүләрен сорыйм”,
- дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы әлеге көнне мәктәп
директорлары, ата-аналар комитетлары, район башлыклары һәм Россия эчке эшләр
министрлыгының Казан буенча идарәсенә югары әзерлектә булырга, шулай ук
укучыларның йөрү маршрутларына һәм иминлекләренә игътибар бирергә кушты.