(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). “Медиалогия”
мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары
җитәкчеләренең 2017 елның апрель ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән,
рейтингда Казан Мэры Илсур Метшин беренче урынга чыккан.
Ай нәтиҗәләре буенча Илсур Метшинның медиаиндексы федераль
һәм республика ММЧ анализы нәтиҗәләре буенча 16704,1 пунктны тәшкил иткән. Илсур
Метшинның медиаиндексына массакүләм мәгълүмат чараларында ТР башкаласы
җитәкчесе катнашлыгында узган вакыйгалар турында чыккан мәгълүматлар йогынты
ясаган. Аерым алганда, ТР башкаласы җитәкчесе һәм “Рубин” президенты Илсур
Метшин команданың 2020 елга кадәрге планы турында сөйләде. Моннан кала, Илсур
Метшин эшлекле дүшәмбе кысаларында җәмәгать траспортында алдан планлаштырылмыйча
тикшерү уздыруы турында хәбәр итте: шәһәр башлыгы шәхсән, 3-нче номерлы
троллейбуста йөреп, хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшере кайтты.
Май ае рейтингының икенче урынында Саратов мэры Валерий
Сараев (7209 пункт), өченчедә – Самара мэры Олег Фурсов (5305 пункт), дип хәбәр
ителә “Медиалогия” компаниясе сайтында.
Исегезгә төшерәбез, рейтинг ТВ, радио, газета, журнал,
мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 40800 чыганакны үз эченә
алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Аңа
Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының администрация башлыклары
һәм башкала җитәкчеләре кергән. Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингта инде
берничә тапкыр беренчелекне алганы бар.