Казанга шәһәр турында әсәрләр иҗат итү өчен бөтен дөньядан язучылар чакырылачак
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче май, Алсу Сафина). Казан төрле
илләрдән һәм шәһәрләрдән килгән язучылар әсәрләрендә төп герой булачак. “Алтын
алма” халыкара премиясен бирү тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин яңа проект
тәкъдим итте.
Шәһәр башлыгы әлеге идеянең танылган Россия язучысы Илдар
Әбүзәровныкы икәнен билгеләп узды. “ Ул Казан Мэриясенә төрле илләрдән
язучыларны чакырырга тәкъдим итте. Сүз төрле илләрдән килгән язучыларга бер-ике
айга квартира һәм төп герой Казан булган әсәрләрне язу өчен грантлар бирү
турында бара”, - диде И.Метшин.
“Без куанып әлеге проектны тормышка ашырачакбыз” – диде ул
һәм тантана кунакларын проектта катнашырга чакырды.