(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Бүген иртән Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр Кубогы-2017 матчларын
уздыру маршруты буйлап Казандагы автомобиль юлларын карап йөрде.
Маршрут Казанда Конфедерацияләр Кубогы-2017 матчларында
катнашучылар һәм кунаклар узачак урамнардан һәм автотрассадан гыйбарәт (матчлар
2017 елның 18-28 июнендә «Казан-Арена» стадионында булачак).
Шул исәптән бу – «Миллениум» күпере, Әмирхан урамы,
Бондаренко урамы, Чистай урамы (Декабристлар урамыннан алып Бондаренко урамына
кадәр), Вахитов, Краснококшайск урамнары.
Рөстәм Миңнеханов юл полотносы сыйфатын бәяләде, министрлыклар
һәм ведомстволар җитәкчеләренә йөкләмәләр бирде.
Татарстан Президентын Татарстан Республикасы
Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан
Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан
Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин һәм башкалар
озата йөрде.
Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов Евразия икътисади
бергәлеге (ЕврАзЭС) башлыклары һәм Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге башлыклары
Советын уздыру чорында (2017 елның 26 мае) кунаклар файдаланачак мартшрутны да
йөреп чыкты.
Бу – Мәүлетов урамы (Академик Парин урамы киселеше),
Оренбург тракты, Универсиада проспекты, Тихомирнов, Пушкин, Горький, Карл Маркс,
Островский, Назарбаев (Сәлимҗанов урамыннан алып Вишневский урамына
кадәр) урамнары.