(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче май, Алсу Сафина). Бүген туризм
турында язучы журналистлар һәм язучылар халыкара федерациясе (FIJET) президенты
Тиджани Хаддад Казан Мэры Илсур Метшинга туризм өлкәсендә «Golden apple» (“Алтын
алма”) премиясен тапшырды һәм аңа рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бүләкләү тантанасы “Казан”
Гаилә үзәгендә булып узды.
“Казан туризмның алдынгы үзәкләренең берсе булуы өчен
рәхмәт. Толерантлык принципларын алга сөрү һәм этник группаларның, милләтләрнең
бергә татулыкта яшәүләренә ярдәм күрсәтү өчен рәхмәт”, - диде FIJET президенты.
FIJET-ның иң өлкән әгъзасы Владимир Новиков сүзе буенча
әлеге премияне алган Россия шәһәрләре арасында Казан өченче урныда басып тора. Аннан
алда 1983 елда әлеге премия – Суздаль шәһәренә, ә 2015 елда Мәскәү шәһәренә
бирелгән иде.
Казан Мэры Илсур Метшин Казанга әлеге премияне тапшыру өчен
халыкара федерациягә үз рәхмәтен белдерде. “Бу бүләк Казанны яратучы һәм аны
үстерү өчен көн дә эшләүче шәһәр халкына бирелде”, - диде ул. И.Метшин сүзе
буенча соңгы 10 ел дәвамында Татарстан башкаласына туризм агымы 4 тапкырга
арткан.
Тантана ахырында FIJET президенты Тиджани Хаддад Казанның
вице-мэры Евгения Лодвиговага Казанның мәдәни-тарихи мирасын алга сөрү өчен һәм
Туризмны үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры Дарья Санниковага Казан
брендын актив рәвештә алга сөрү өчен истәлекле сувенирлар тапшырды.
Татарстан башкаласында уза торган тантаналы чарага FIJET
делегациясе килде. Аның составына Бельгия, Сербия, Франция, Хорватия, Төркия,
Мисыр, Тунис һәм Россия язучылары һәм журналистлары керә.
«Golden apple»
(“Алтын алма”) премияе 1970 елда туризм турында яза торган журналистлар һәм
язучылар халыкара федерациясе тарафыннан төзелгән. Хәзерге вакытта FIJET
халыкара федерациянең әгъзалары итеп 30 илдән 800 кеше исәплән.