Яшел зона һәм урамнарны төзекләндерү проектларын Казан Мэрына тәкъдим иттеләр
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче май, Алсу Сафина). Шәһәр
объектларын төзекләндерү һәм урамнарны үстерү концепциясен бүген Башкарма
комитетта Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр. Тәкъдим ителгән проектлар
арасында Бутлеров урамындагы Табибларны камилләштерү өчен дәүләт институты (ГИДУВ)
территориясен, А.В.Вишневский исемендәге скверны төзекләндерү һәм Татарстан
урамындагы “Казанга тәрәзә” һәм “Электрон утраулар” проектлары бар иде.
Киңәшмәдә шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, район
администрацияләре башлыклары, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең шәһәр
дизайны бүлеге җитәкчесе, Казанның баш рәссамы Жанна Белицкая һ.б. катнашты.
Эскиз проектларны Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем
архитекторлары Юлия Юнысова һәм Мария Мелентьева тәкъдим итте. Яңа белгечләр
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын “Шәһәр төзелеше” белгечлеге
буенча тәмамлаганнар.