(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель, Алсу Сафина).
Бүген иртән Башкарма комитет хезмәткәрләре Казан Мэры Илсур
Метшин җитәкчелегендә шәһәркүләм өмәгә чыкты. Сәгать сигездән алып “Миллениум”
күперенән Совет районына таба (Арча зиратыннан ерак түгел) участокта –
Рус-Алман Швейцариясе территориясендә чистарту эшләре башланып китте. Шулай ук,
Башкарма комитетның структур бүлекчәләр хезмәткәрләре “Казан Арена” стадионы су
буе зонасын чистартуда катнаша.
Шәһәркүләм өмәдә 70 меңнән артык кеше, 2,5 мең төрле
предприятие һәм учреждение катнашачак, 700 берәмлек техника кулланылачак.
Казан Мэры өмәгә чыккан барлык казанлыларга дә үз рәхмәтен
белдерде. “Татарстанда игълан ителгән экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында
шәһәребезне чистартыр өчен өмәгә чыккан барлык уку йортларына,
предприятиеләргә, бизнес вәкилләренә һәм шәһәр халкына зур рәхмәт. Иң мөһиме
әлеге чисталыкны һәрвакытта да саклап тоту”, - диде Мэр.
Бүген гомумән алганда 900 мең кв.м. яшел зона, шәһәрнең
предприятиеләре белән чиктәш булган 60 мең кв.м. территорияләр, 380 ишегаллары,
950 мең кв.м. юл, озынлыгы 7 мең метр булган коймалар, 30 га. парклар, скверлар һәм
бакчалар чистартылачак. 7,5 мең куб.м. чүп чыгарылачак дип фараз ителә.