Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Җиңү паркында сирень куаклары утырттылар
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Бүген республиканың
бөтен шәһәрләре һәм районнары Бөтенроссия экологик "Яшел Россия"
өмәсенә кушылды. Территорияне чүп-чардан җыештыру һәм агач утырту Казандагы
берничә мәйданчыкта оештырылды. Җиңү паркында Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов та булды.
Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман,
Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Өмә вакытында
аларны паркта Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм милли-мәдәни автономия
вәкилләре каршы алды. Алар бергәләп "Җиңү һәм Дуслык аллеясе"н
утыртуда катнашты, биредә сирень куаклары утырттылар.
"Май бәйрәмнәре алдыннан Җиңү паркында өмә уза.
Минемчә, акциядә катнашкан һәр кеше моның белән горурланыр. Бу чарада бөтен
республика катнашты. Мондый эшләрне дәвам итәчәкбез", – дип өстәде Рөстәм
Миңнеханов.
ТР Президенты шулай ук бу елда республикада парклар һәм
скверларны төзекләндерү, ял итү зоналарын яшелләндерү буенча зур программа
дәвам ителәчәклеген билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте порталы.