(Город Казань KZN.RU, 28-нче апрель, Михаил Ченцов). Бүген Казан
Мэры Илсур Метшин Сыртланова 21 адресы буенча урнашкан 10-нчы номерлы балалар шәһәр
поликлиникасының филиалын күрергә барды. Быел учреждениегә 2017-2018 елларга
Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау учреждениеләренең беренчел медицина
звеносын модернизацияләү һәм ныгыту программасы кысасында капиталь төзекләндерү
ясалачак. Шәһәр башлыгы киләчәк эш күләмен бәяләде, врачлар белән аралашты һәм
пациентлар өчен парковка оештыру буенча сорауны чишәргә кушты.
“10-нчы номерлы балалар шәһәр поликлиникасы” сәламәтлек
саклау дәүләт автономияле учреждениенең филиалы 1983 елда төзелгән торак
йортның беренче катында урнашкан, мәйданы – 748,7 кв.м. Аның эчендә сигез
педиатрия участоклары, клиник-диагностика һәм биохимия лабораторияләре, дәвалау
физкультура һәм функциональ диагностика кабинетлары урнашкан. Медицина
учреждениесе 18 яшькә кадәр 8 меңнән артык балага хезмәт күрсәтә. Баш врач
Лилия Мөхәммәтгалиева сүзе буенча, 10-нчы номерлы балалар поликлиникасы хезмәт
күрсәтелгән кешеләр саны буенча Казанда иң зур поликлиника булып санала. “Без
өч мәйданда урнашканбыз: төп мәйдан – Җиңү проспекты 56, икенче филиал – Ю.Фучик
ур., 4 адресы буенча урнашкан, һәм тагы бер филиал без булган Сыртланова ур.,
21 адресында урнашкан. Өч поликлиника буенча 35 мең бала туры килә”, - диде ул.
Л.Мөхаммәтгалиева Сыртланова урамында урнашкан филиал бинасынында
34 ел дәвамында капиталь төзекләндерү эшләре булмаганын хәбәр итте. “Бүгенге
көндә барлык әйберләрне дә төзекләндерергә кирәк – диварлар, түшәмнәр, электр
тәэмин итү системалары. Тиздән безнең пациентларыбыз яңа матур кабинетларда,
уңайлы шартларда дәваланачагына без бик шат, безнең хезмәткәрләргә дә шундый
җирдә эшләү күңелләренә хуш килер”, – диде ул.
Республика Программасы кысасында поликлиниканы
төзекләндерүгә 16 млн. сумга якын акча бүлеп чыгарылды. Әлеге акчаларга түбә,
инженер-техник тәэмин ителеш (кайнар һәм салкын су белән тәэмин ителеш,
канализация, вентиляция, электр тәэмин ителеш), фасад төзекләндереләчәк, тәрәзәләр
алмаштырылачак һәм отделка эшләре башкарылачак.
Поликлиника хезмәткәрләре белән аралашканда И.Метшин
статистика буенча халыкның нәкъ 80% сәламәтлек саклау учреждениеләренең беренчел
медицина звеносына мөрәҗәгать итүен билгеләде. “Көтеп алган программаларның
берсе - ул балалар һәм олылар өчен сәламәтлек саклау учреждениеләренең беренчел
медецина звеносын төзекләндерү. Татарстан Президентына өч ел эчендә беренчел челтәрне
тәртипкә салу карарын кабул иткән өчен рәхмәт”, - диде шәһәр башлыгы.
Казан Мэры белән әңгәмә вакытында поликлиниканың баш врачы
әлеге 16 млн. сумның бары тик 10% гына җиһазландыру өчен тотылуын билгеләп
узды. Поликлиника каршында пациентлар өчен парковка урыннары булмау. тагы бер
чишеләсе сорау булып тора. Шәһәр башлыгы әлеге мәсьәләләрне чишәргә кушты.
Тикшерүдә шулай ук, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев,
Вахитов һәм Идел буе районнарының администрация башлыгы Андрей Лобов һәм
башкалар катнашты.