(Казан шәһәре 27-нче апрель, Михаил Ченцов). Бүген Казанда
Камалеев проспекты 28/9 адресы буенча урнашкан Игорь Крутойның популяр музыка
Академясенең тантаналы ачылышы булды. Казан Мэры Илсур Метшин һәм маэстро үзе
чараның төп кунаклары иде. Академия җитәкчелеге махсус рәвештә аларга уку
сыйныфлары һәм заллары буенча экскурсия уздырды, хәзерге вакытта монда 100-гә
якын сәләтле балалар тәрбияләнә.
Игорь Крутой исемендәге популяр музыка (Идел буе) академясе
Мәскәүдә 2015 елдан эшләп килә торган Академиянең икенче филиалы булып тора
(беренчесе Ярославльдә ачылган). Казан филиалында вокал, заманча хореография, сәхнә
осталыгы, телевидение мәктәбе, блоггинг һ.б. юнәлешләр буенча укулар бара.
Казан академиясенең барлык педагоглары, шулар арасында Татарстан
Республикасының атказанган артисткасы Мария Семенова Мәскәү системасы һәм белем
бирү методикасы буенча эшли. Моннан кала, академиядә “Детская Новая волна”
конкурсы, “Рождественская песенка года”, “Детское Евровидение”нең сайлап алу
турлары, “Детская песня года” һәм башка ел саен була торган чаралар уздырыла.
Илсур Метшин һәм Игорь Крутой дәресләр уза торган музыкаль
һәм хореография залларына кереп карады һәм укытучылар составы белән сөйләшеп
алды. Россия Федерациясенең халык артисты сәләтле казанлыларга берничә гади
дәрес өйрәтте һәм педагоглар белән осталык серләрен уртаклашты. Балалар белән
сөйләшкәндә маэстро аларның һәрберсе дә балалар “Новая волна” һәм Евровидение
конкурсларында катнашыр дип ышануын ассызыклады. Аның сүзе буенча, сәнгать
эшчәнлегендә мң мөһиме – битараф булмау. “Сезнең һәрберегез теләк белән янса,
укытучылар да сез үз-үзегезне артистларча һәм музыкаль яктан ышанычлы итеп хис
итсен өчен тырышса, димәк, без бу эшне бушка башкармадык. Ә Илсур Рәисович
Метшин рәислегендәге шәһәр җитәкчелеге безгә моның өчен ярдәм итәчәк. Казанда
туган җиргә, патриотизмга һәм кешеләргә башка төрле караш оешкан” – диде ул.
Үз чиратында И.Метшин маэстрога аның Казан белән
хезмәттәшлеге өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. И.Крутой Казан универсиадасының
ачылыш һәм ябылу тантаналарының продюсеры булган иде, шулай ук 2015 елдагы су
спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында “Пилигрим” чараcы өчен сценарий
эшләүдә катнашкан иде. “Безнең балалар дөньяның иң әйбәт сәхнәләрендә чыгыш
ясаячагына һәм Казан белән Татарстанны мәшһүр итәчәкләренә ышанам. Мин сезгә
ышанам һәм безнең шәһәрдә мондый балалар булуы белән бик горурланам”, – диде
шәһәр башлыгы.
Чара ахырында Академиянең Казан филиалы директоры Елена
Городецкая хөрмәтле кунакларга тасманы кисәргә түгел, ә ныклап бәйләп куярга
тәкъдим итте. Әлеге символик ритуадлан соң И.Крутой балалар һәм укытучылар
белән “Ангел – хранитель мой” дип аталган җырын башкарды.
Әлеге чарада шулай ук, Совет районының администрация башлыгы
Рөстәм Гафаров, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм башкалар катнашты.