(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель, Антон Ноздрин). Казан Мэриясендә Татарстан һәм Латвия башкалалары арасында икеяклы
хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларны Казан Мэры Илсур
Метшин һәм Рига Мэры Нил Ушаков куйдылар.
И.Метшин кунакны
сәламләде һәм Риганың кунакчыл, матур һәм күп юнәлешләрдә алга киткән шәһәр
булуын билгеләп үтте. Казан Мэры шулай ук Н.Ушаковка шәһәрләр арасындагы туры
авиарейсны яңартуга булышлык күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде. "Хезмәттәшлегебез
нәтиҗәле булыр дип ышынып калам", - диде И.Метшин.
Рига Мэры, үз
чиратында, туры рейсны ачу икътисади, мәдәни һәм эшмәкәрлек элемтәләре өчен зур
ярдәм булачаклыгын ассызыклады.
Рига һәм Казан арасындагы
хезмәттәшлек турындагы килешү җирле үзидарә, мәдәният, спорт, мәгариф, туризм
өлкәләрендәге белгечләр арасында тәҗрибә уртаклашуны күздә тота. Яклар әйләнә-тирә
мохит, социаль яклау, сәламәтлекне саклау мәсьәләләре буенча да хезмзәттәшлек
итәргә планлаштыралар.
“Нил Ушаковның
Казан һәм Риганы тоташтыра торган беренче туры рейста килүе символик мәгънәгә
ия. Рига аша дөньяның башка илләренә очышлар буенча зур мөмкинлекләр ачыла”, -
диде И.Метшин, килешүне төзегәннән соң журналистларның сорауларына җавап биреп.