(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). Казан “Рубин”ы Грозныйның “Терек” клубына футбол буенча Россия чемпионатының 25-нче туры матчында оттырды. “Казан Арена” стадионындагы очрашу 0:1 исәбе белән төгәлләнде.
Уен барышын Татарстан башкаласы Мэры, Казан клубы президенты Илсур Метшин карады.
Татарстан башкаласы футболчылары киләсе матчларын 29-нчы апрель көнне Мәскәүдә җирле “Локомотив” клубына каршы уйнаячак, дип хәбәр итә “Рубин” футбол клубы матбугат хезмәте.