(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Алсу Сафина). Казан Мэры
Илсур Метшин “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә пенсионерлар – “Жизнелюб” шәһәр проекты
катнашучылары белән очрашты. Шәһәр башлыгы вокал, хореография һәм театраль
сәнгать дәресләренә йөрүчеләр белән күреште, пенсионерлар буш вакытларын актив
һәм кызыклы итеп үткәрү мөмкинлеге булдырган өчен аңа рәхмәт җиткерделәр.
Казанның Совет районындагы “Сәйдәш” мәдәни үзәге “Жизнелюб”
клубы пенсионерлары өчен күппрофильле дәресләр әзерли. Исегезгә төшереәбез,
узган елның декабрендә старт алган проект бүгенге көндә шәһәрнең 12 мәдәният
йортында тормышка ашырыла.
Мәдәни үзәкнең бер залында иртәдән вокал буенча дәресләр
бара иде. Илсур Метшин репетициядә булды һәм коллективка яңа кешеләр җыюлуына шаккатты.
“Мин балачакта хорда җырладым һәм хорда җырлауны ишетә алам. Сезнең бик яхшы
килеп чыга”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
“Сезнең тормышыгызда яңа этап. Шәһәрлеләрне, пенсиягә
чыккач, өйдә генә утыртмау – безнең бурычларның берсе. Сезне пенсионерлар дип
атарга тел дә әйләнми”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
“Укучылар” үзләренең җитәкчеләре, шулай ук “Волжанка” халык
ветераннар хорын җитәкләүче Эльвира Крупина турында да җылы сүзләр җиткерде.
Илсур Метшин “жизнелюблар”дан проект турында кайдан белүләре
турында кызыксынды. Күбесенә “сарафан радиосы”, халык арасында мәгълүматлар
таралу булышкан икән. Шәһәрнең Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов проект
турындагы мәгълүмат кибетләрдә, пенсия фонды бүлекләрендә, идарәче
компанияләрдә, поликлиникаларда урнаштырылганлыгын җиткерде. Проектның 236-42-93
кайнар линия хезмәтенә көн саен дәресләрнең кайчан һәм кайда үтүе турында сорап
5-6 шалтырату килә икән.
“Сәйдәш” мәдәни үзәгенә проект кысаларында 350-ләп кеше
йөри. Азат Абзалов сүзләренә караганда, берничә ай эчендә генә проектка
кушылучыларның саны ике тапкырдан күбрәккә ишәйгән. Бүгенге көндә “Сәйдәш”нең төрле
клубларында исә 1,5 мең кеше шөгыльләнә.