(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Михаил Ченцов). Татарстан
башкаласында Казан Мэры Кубогына ел саен уздырыла торган бадминтон турнирының
финал этабы старт алды. Бадминтон үзәгендә ярышларга стартны шәһәр башлыгы
Илсур Метшин бирде. Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга булышлык күрсәтү
фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин тантананың мәртәбәле кунагы
булды, ул 2012 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казан шәһәрендә
Бадминтон үзәге төзелешенә беренче ташны салу тантанасында катнашкан иде.
Бу елда турнир финалы егетләр һәм кызлар арасында түбәндәге
яшь категорияләре буенча үткәрелә - 1-7 класс һәм 8-11 класс. Команда нәтиҗәсен
чыгару белән шәхси ярышлар Олимпия системасы буенча барлык урыннарны уйнатып
уздырыла. Уеннарда мәгариф учреждениеләренең җыелма командалары катнаша. Һәр
район турнирга 12-ләп команда (командада 2-шәр кеше) тәкъдим иткән. Финал этапта
барлыгы 168 мәктәп укучысы катнаша.
Илсур Метшин кунакларны һәм яшь спортчыларны сәламләде һәм
традициягә әйләнеп бара, инде өченче ел рәттән уздырыла торган ярышларның бу
елда 3 мең катнашучыны җыйганлыгын җиткерде. “Әлеге спорт төренең башкалабызда үсеш
алуы өчен шатмын. Барлык ишегалларында, мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында
бадминтон уйнасыннар өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез”, - диде
шәһәр башлыгы һәм тренер составына, ТР Бадминтон федерациясенә булачак
чемпионнарны әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде.
Сергей Степашин Татарстан башкаласында Бадминтон үзәге ачуга
ярдәм күрсәтү алуына шат булуын җиткерде. “Казанны Универсиада, Йөзү буенча
дөнья чемпионатыннан соң Россия Федерациясенең спорт башкаласы дип ышанып әйтә
алабыз. Бүген Казан һәм Татарстан Республикасы Россиядәге бадминтон хәрәкәте
лидерлары булып тора”, - диде ул һәм ярышта катнашучыларга яңа спорт уңышлары
теләде. Соңыннан С.Степашин Казанның берничә бадминтончысына спорт мастерлары
таныклыклары тапшырды.
Тантана ахырында Илсур Метшин һәм башка кунаклар финал
турнирга старт бирделәр – символик рәвештә беренче бадминтон тупларын һавага
чөйделәр.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәһхразыев, ТР
Бадминтон федерациясенең күзәтчелек советы рәисе, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей
Демидов, ТР Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин, Физик культура һәм
спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин,
район администрацияләре башлыклары катнашты.