Казанда татар халкы шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай
тууына 131 ел тула. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов Казандагы Г.Тукай скверындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бүген М.
Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Габулла Тукай
исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреатларын бүләкләү тантанасы
узачак, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте порталы.