(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). Казан Мэры Илсур
Метшин Россиянең Испаниядәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Юрий Корчагин
белән очрашты. Татарстан башкаласы җитәкчесе Мадридта урнашкан илчелеккә
эшлекле очрашуга чакырылган иде. Испания башкаласында бу көннәрдә “Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимият” бөтендөнья оешмасы Башкарма бюросының утырышы узды.
Рәсми кабул итү барышында Юрий Корчагин Казан Мэрына Россиянең
Испаниядәге Илчелеге эшчәнлеге һәм Россиядәге ватандашлар белән чит илдә үзара
хезмәттәшлек итү барышы турында сөйләде, шулай ук Татарстан һәм аның башкаласының
әлеге Европа илендә ничек кабул ителүе турында билгеләп үтте. Илсур Метшин үз
чиратында илчелеккә кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Казанның шулай ук кунаклар
кабул итәргә әзер булуын җиткерде. Яклар үзара хезмәттәшлек итүгә әзер булулары
турында җиткерделәр, очрашу азагында истәлекле бүләкләр белән алмаштылар.
Чарада “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Евразия
бүлегенең генераль секретаре Расих Сәгыйтов, Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Алексей
Шапошников, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова,
шәһәр Башкарма комитетының Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры Дарья
Санникова, РФ Илчелегенең Испаниядәге Киңәшче-Илчесе Сергей Мелик-Багдасаров
һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Башкарма
бюросы эше барышында Илсур Метшин Мадрид Мэры Мануэла Кармена Кастрильо һәм
Бөтендөнья туристлык оешмасының башкарма директоры Золтаном Шомоги белән
очрашты.