(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). Илсур Метшин
Бөтендөнья туристлык оешмасының (UNWTO) Мадридтагы штаб-фатирына рәсми визит
белән барды. Шәһәр җитәкчесен оешманың башкарма директоры Золтан Шомоги каршы
алды. Очрашу барышында Казанда Бөтендөнья туристлык оешмасы чараларын уздыру һәм
Татарстан башкаласын дөньяның иң зур туризм үзәкләре исемлегенә кертү мөмкинлекләре
турында фикер алыштылар.
Илсур Метшин Золтан Шомоги белән эңгәмәсе барышында Казанның
туристик агым планында җитди үсеш кичергәнлеген билгеләп үтте. “Без моның белән
профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнәбез, әмма үсеш чиге юк. Шуңа да без сезнең
кунакчыл офисыгызга килдек: сезгә Казанны озак вакытлы перспективада Бөтендөнья
туристлык оешмасы чараларын төрле форматта уздыру өчен бер мәйданчык буларак
тәкъдим итү һәм кисешү нокталарын табу безнең максатыбыз булып тора”, - диде
шәһәр башлыгы.
Казан Мэры Казанның төрле чаралар, шул исәптән халыкара дәрәҗәдәге
чараларны уздыру өчен мәйданчык буларак үсүе турында сөйләп үтте. ТР башкаласы
җитәкчесе Бөтендөнья туристлык оешмасы җитәкчелеген, Казанның туристлык
мөмкинлеген бәяләр өчен, шәһәргә җавап визиты белән килергә чакырды.
Золтан Шомоги, үз чиратында, презентация барышында Илсур Метшинга
Бөтендөнья туристлык оешмасының эшчәнлеге турында, аның тарихы, структурасы һәм
мөһим бурычлары хакында сөйләде. Илсур Метшин Татарстан башкаласы өчен тәҗрибә
уртаклашу һәм мондый төрдәге презентацияләр уздыруның әһәмиятлелеген билгеләп
үтте, туризм үсеше һәм әлеге хезмәт күрсәтү базарын дөньякүләм аренада үстерү
буенча Казанның кызыксынулары булуын җиткерде.
Казанның Бөтендөнья туристлык оешмалары программаларында
катнашу мөмкинлеге очрашуның төп темаларының берсе булды. Золтан Шомоги Казанның
кунакчыллыгы белән яхшы таныш булуын җиткерде.
Чарада “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”нең Евразия
бүлегенең генераль секретаре Расих Сәгыйтов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы
урынбасары Евгения Лодвигова, шәһәр Башкарма комитетының Туризм үсешенә
булышлык күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова, РФ Илчелегенең Испаниядәге
Киңәшче-Илчесе Сергей Мелик-Багдасаров һәм башкалар катнашты.