Илсур Метшин Мадрид мэры Мануэла Кармена Кастрильо белән очрашты
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Бүген Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең Башкарма бюросы эшчәнлеге барышында Илсур Метшин
Мадрид мэры Мануэла Кармена Кастрильо белән очрашты. Шәһәр башлыклары
хезмәттәшлек перспективаларын сөйләштеләр һәм туризм белән мәдәният өлкәләрендә
хезмәттәшлек турында килешүгә килделәр.
Очрашуда катнашкан Казанның вице-мэры Евгения Лодвигова
сөйләшү дусларча тыныч шартларда узуын билгеләде. Илсур Метшин белән Мануэла
Кармена Кастрильо мегаполислар үсеш мәсьәләләрен һәм Мадрид белән Казан
арасында мөмкин булган хезмәттәшлек юнәлешләрен сөйләштеләр.
Бүген Россия илчелегендә испан туроператорлары катнашында
Татарстан башкаласының туристик потенциалын тәкъдим итү презентациясе булачак.
Шуны билгеләп үтик, Мадридта Бөтендөнья туристик оешмасының (UNWTO) штаб-фатиры
урнашкан.