(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Мадридта дөнья буйлап
шәһәр башлыклары катнаша торган “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”
бөтендөнья оешмасының Башкарма бюро утырышы уза. Испания башкаласындагы
Халыкара форумда Татарстанны Казан Мэры, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимиятнең Евразия бүлеге президенты Илсур Метшин тәкъдим итә.
Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения
Лодвигова, шәһәр Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья
Санникова Татарстан делегациясе составына керде. Утырышта шулай ук, Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимияте Евразия бүлегенең вице-президенты, Якутск мэры
Айсен Николаев, Мәскәү шәһәр думасы рәисе Алексей Шапошников һәм башкалар
катнаша.
Катнашучыларга 2016-2019 елларга стратегик өстенлекләрне һәм
Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият проектларын гамәлгә ашыру буенча уртак
эшләрне карарга туры киләчәк. Бөтендөнья оешмасының төп стратегик юнәлешләре,
хезмәттәшлек һәм Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятенең халыкара
процессларына өлеш кертү сораулары буенча дискуссияләр планлаштырыла. Фикер
алышулар сәясәт темаларына кагылачак: 2018-2020 елларга Европа Берләшмәсе белән
Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятенең хезмәттәшлеген яңадан торгызу, климат
һәм тотрыклылык өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру, Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимият тынычлык премиясен һәм мәдәният буенча Берләшкән шәһәрләр һәм
җирле хакимиятнең Саммитын оештыру сораулары.
Искәртеп китик Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият 2004
елда төзелгән ирекле халыкара ассоциацияләр берләшмәсе булып тора. Шәһәрләрнең
халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә ул иң көчле структура булып тора. Оешма җирле
үзидарә органнарын ныгытуга юнәлгән һәм аларның мәнфәгатьләрен дөнья аренасында
тәкъдим итә.
Хәзерге көндә Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият дөньяның
1000 шәһәрен һәм ассоцияцияләрен берләштерә. Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият җиде региональ бүлектән тора: африкан, европа, азиа-тыныч океан, евразия,
латин америкасы, якын көнчыгыш, төньяк америка, шулай ук үз эчендә 137 башкала
һәм дөньяның иң эре шәһәрләрен берләштергән “Метрополис” бүлеге.