(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Алсу Сафина). Казан
Мэры Илсур Мэтшин бүген иртән Һ.Такташ урамы буенча урнашкан 2,5 млн. чәчәк
үстерә торган “Горводзеленхоз” трестының теплицаларын күрергә барды. Муниципаль
унитар предприятиенең идарә итүчесе Роза Җәббарова быел шәһәрне гадәти чәчәк түтәлләреннән
һәм кашполардан кала 4 күләмле фигура бизиячәк. Казанлылар өчен мәгълүм булган
барс, бәхет кошы һәм туптан кала Конфедерацияләр кубкына һәм футбол буенча
дөнья чемпионатына багышланган яңа композиция - FIFA-2018 дивары өстәләчәк.
“FIFA 2018 дивары” чәчәкләр композициясе ландшафт
архитектурасы буенча трест белгече Илсөя Хәмзетдинова тарафыннан эшләнелде.
Композиция 23 мең 470 данә яшел һәм кызыл алтернатера чәчәкләреннән төзеләчәк.
Барлык чәчәкләр дә трестның теплицаларында үстерелә. Композицияне төзү май
ахырына планлаштырыла.
“Горводзеленхоз” Трест” муниципаль унитар предприятие
теплицаларының мәйданы 4 мең кв.м. тәшкил итә. Барлыгы теплицаларда 2,5 млн.
берьеллык чәчәкләр үстерелә. “25 май көненә без инде чәчәкләрне шәһәрдә
утыртачакбыз” ,- дип хәбәр итә Роза Җаббарова.
Планлаштырыла торган муниципаль килешү буенча чәчәк
түтәлләре мәйданы 17,4 мең кв.м. яки 12 млн. данә чәчәк үрентесе тәшкил итәчәк.
Быел шәһәрнең 15 объектында вертикаль чәчәк бизәкләре урнаштырылачак. Чәчәк
бизәкләре Оренбург тракты, Меңеллык мәйданы, Павлюхин, С.Хаким урамнары һәм
башка урамнар буенча урнаштырылачак.
Май аенда Казанның Оренбург трактында, Лобачевский урамында,
Меңеллык мәйданында, Ирек мәйданында, Г.Камал исемендәге театр каршындагы
мәйданда, Җиңү паркында һ.б. урыннарда лаләләр чәчәк атачак.
Шулай ук, казанлылар өчен мәгълүм булган барс, бәхет кошы һәм
туптан кала Конфедерацияләр кубкына һәм футбол буенча дөнья чемпионатына
багышланган яңа композиция - FIFA-2018 дивары өстәләчәк. Аның озынлыгы - 19 м, биеклеге - 4,5 м тәшкил итәчәк дип хәбәр
итә Р.Җәббарова.
Илсур Метшин әлеге предприетенең шәһәрне чәчәкләр белән
бизәлешенә бик зур өлеш кертүен билгеләде. “Бүген “Горводзеленхоз” ярдәмендә
чәчәкләр Казанның тышкы кыяфәтенең мөһим һәм аерылгысыз бер өлеше булып тора. Моны
Казанга килүче кунаклар да билгели”,- диде И.Метшин.