Россиянең гадәттән тыш хәлләр министры ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең техникасын һәм коралларын тикшерде
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). Бүген “Казан Арена”
футбол стадионын гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый
афәтләр нәтиҗәсен ликвидацияләү буенча Россия Федерациясе министры Владимир
Пучков карарга килде. Арена алдындагы мәйданда Россиянең гадәттән тыш хәлләр
министры Татарстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш
идарәсенең техникасын һәм коралларын һәм Татарстан Республикасының экология
министрылыгынң махсус техникасын тикшерде.
В.Пучковны тикшерүдә Татарстан Президенты Рөстәм Мңнеханов,
Татарстан Республикасы Пемьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин
һ.б. озата барды. Россиянең гадәттән
тыш хәлләр министры “Камаз” машиналары нигезендә пожар техниканы, шудырма пожар
баскычларны, күчмә лаборатор комплексларны һәм башка гадәттән тыш хәлләр
нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә кулланыла торган махсус техниканы карап узды, дип
хәбәр ителә ТР Хөкүмәте порталында.
Искәртеп китик, В.Пучков Казанга Конфедерацияләр кубкы
матчларын имин итеп уздыруга әзрелек буенча Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме һәм
ТР Хөкүмәте белән киңәшмә уздыру өчен килгән.