(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Казан Кремлендә
Татарстан Республикасының Куркынычсызлык советы, Татарстан Республикасында
терроризмга каршы комиссиясе һәм Татарстан Республикасында закон тәртипләрен
тәэмин итү буенча координацияле киңәшмәнең уртак утырышы булып узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасының Премьер-министры
Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәмәтшин, Татарстан
Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин,
Татарстан Республикасының Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин,
министерстволар һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың муниципаль районнар
башлыклары һәм башкалар катнашты.
Көн үзәгендә ике сорау каралды: “Интернет-куркынычлар һәм
балалар һәм яшүсмерләр тормышы һәм сәламәтлегенә куркынычлар профилактикасы
өлкәсендә өстәмә чаралар кабул итү турында”, “2013-2018 елларга Россия
Федерациясендә терроризм идеологиясенә каршы килү буенча Татарстан
Республикасында Комплекслы план чараларын гамәләгә ашыру турында”.
Утырышны башлап, Р.Миңнеханов соңгы вакытта интернет
челтәрләрендә гражданнарның аеруча балаларның иминлегенә тискәре тәэсир бирә
торган мәгълүмат таралып китүе белән бәйле күңелсез хәл барлыгын искәртеп
китте. Р.Миңнеханов балаларны максатчан рәвештә хокукка каршы һәм социаль
куркыныч гамәлләр эшләүгә шул исәптән үз-үзеңне үтерүгә этәрү турында сүз
барачагын билгеләде.
“Республикада балалар арасында үз-үзеңне үтерү очракларының
тенденциясе кими барса да, үз-үзеңне үтерергә тырышу саннары һаман югары булып
тора. Республикада социаль челтәрләр аша баланың үз-үзен үтерү очраклары теркәлмәсә
дә, ил буенча әлеге фактлар куркыныч ешлык белән арта бара. Әлеге мәсьәлә
массакүләм мәгълүмат чараларында киң чагылыш тапкан”, - диде ТР Президенты.
Мәсьәлә җиңел түгел һәм комплеклсы алым белән хәл ителергә
тиеш икәнлеге билгеләнде.
“Балалар иминлеген тәэмин итү безнең өчен өстенлекле
мәсьәлә, бу үз артыннан комплекслы чаралар гамәлгә ашыруын таләп итәчәк”, - диде
Р.Миңнеханов дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәтенең порталында.