(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин муниципалитет хезмәткәрләрен Җирле үзидарә көне белән котлады.
“Бүген без Җирле үзидарә көнен – төрле юнәлештәге күпсанлы белгечләрне колачлап ала торган муниципалитет хезмәткәрләре бәйрәмен билгеләп үтәбез. Безнең өчен бу шәһәребез үсеше һәм чәчәк атуы өчен көн саен хезмәт куючыларга рәхмәт әйтү форсаты булып тора.
Муниципаль идарә органнары уңышлы шәһәр сәясәте бинасы төзелә торган нигез ташы булып торалар. Муниципалитетның тырыш һәм җаваплы хезмәткәрләре аркасында соңгы елларда Казан, алга зур адым ясап, нык үзгәреш кичерде. Хәтта иң яхшы стратегияләр, программалар һәм планнар иң беренче чиратта компетенцияле башкаруны таләп итә. Безнең һәр уңышыбыз артында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең зур хезмәте тора, алар катлаулы мәсьәләләрне чишүгә барлык көчләрен куялар, казанлыларның тормыш сыйфаты турыдан-туры бәйле булган күзгә күренми, әмма зур әһәмияткә ия булган эшне башкаралар.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Ихлас күңелдән сезне бәйрәм белән котлыйм! Фидакарь хезмәтегез, җаваплылык, намус хисе һәм шәһәребезне яхшы якка үзгәртү теләге өчен рәхмәт сезгә! Һөнәри эшчәнлегегездә югары уңышларга ирешегез, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек насыйп булсын!” – диелә котлауда.