(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Башкала Ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XV сессиясе башланып китте. Ул Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә уза.
Депутатлар түбәндәге 8 мәсьәләне карап узачак: Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2016 елдагы бюджетын башкару турында; Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2017 елга һәм планлы чор 2018-2019 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында Казан шәһәре муниципаль милкен 2014-2016 елларда хосусыйлаштыру прогноз планын (программасын) тормышка ашыру турында хисап; Казан шәһәре урамнарын яктырту турында; Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгать турында; Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында; Казан шәһәренең Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.