(Казан шәһәре KZN.RU,
11-нче апрель, Алсу Сафина). Бүген
“Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында
“Зур тәнәфес”
гомуми белем бирү учреждениеләре шәһәр
фестиваленең гала-концерты булып узды. Әлеге фестивальнең җиңүчеләрен
һәм призерларын Казан Мэры Илсур Метшин
бүләкләде.
Казан яшьләрен шәһәрнең
сәнгать тормышына җәлеп итү
өчен ясалган фестиваль быел тугызынчы мәртәбә уздырылды. Фестивальнең беренче туры гыйнварда булган, район этабы -
февральда, ә 9-нчы һәм 13-нче мартта “Ак барс” яшьләр үзәгендә әлеге чараның
шәһәр туры уздырылган. Гала-концертка
фестивальнең иң күңелле һәм иң
якшы чыгышлары кертелде. Барлыгы “Зур тәнәфес”-тә
24 мәктәп
ярышты, ә 2008 елдан фестивальдә 84 мәктәп катнашкан.
“Безгә барыбызга да
гала-концерт бик ошады. Хисләр әлеге матур чыгышларны әзерләгән катнашучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны гына түгел безне дә
ялкынландырды. Әлеге гала-концерт теләсә
нинди сәхнәне
бизи ала. Чыгышларның теләсә
кайсысы Универсиада яки киләчәк 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатында күрсәтелергә мөмкин.
Күбегез әлеге
чарада җанатарлар булып кына түгел, ә
ачылыш церемониясендә дә катнашыр дип ышанып калам. Шундый сәләтле
балалар тәрбияләнә торган шәһәрнең
Мэры булуым өчен мин бик горурланам”, - диде
Казан Мэры.
И.Метшин фестивальдә
катнаша торган барлык мәктәпләрне
дә котлады. “Әлеге ярышта җиңелүчеләр юк. Иң
мөһиме – ул безнең шәһәрдә балаларның
үз сәләтләрен
үстереп тәрбияләнүе” –
дип билгеләде шәһәр башлыгы. И. Метшин искиткеч декорацияләрне, костюмнарны һәм профессиональ режиссерлар эшен дә билгеләп узды.
“Зур тәнәфес” фестивале нәтиҗәсендә финалда катнашучылар дипломы белән Совет районының А.Алиш исемендәге 20-нче
номерлы гимназиясе, Яңа Савин районының 23-нче номерлы мәктәбе, Совает районының 171-нче номерлы мәктәбе, Идел буе районының 83-нче номерлы лицее һәм Совет районының
169-нчы номерлы мәктәбе бүләкләнде.
Фестивальнең махсус бүләге
(100 мең сум) Киров районының 3-нче номерлы гимназиясенә, Идел буе районының 139-нчы номерлы гимназиясенә,
Идел буе районының 69-нчы номерлы мәктәбенә һәм
Совет районының 159-нчы номерлы лицеена
бирелде.
Фестивальдә өченче урынын Яңа
Савин раойнының 146-нчы номерлы мәктәбе
яуллап алды, икенче урын – Мәскәү районының
М.С.Устинова исемендәге 102-нче номерлы
гимназиясенә бирелде, алар 300 мең һәм
500 мең сум акча алачак.
Фестивальнең җиңүчесе
итеп Яңа Савин районының 177-нче номеры лицее билгеләнде, аңа
төп бүләк – 1 млн. сум акча.
“177-нче номерлы лицей һәм
аның директоры Илдар Фәизович Имамов әлеге
нәтиҗәгә ирешер өчен
шактый зур көч түкте”,- дип билгеләде Мэр.
“Мәктәп
2008 елда төзелгән, ул иң зур һәм заманча мәктәпләрнең берсе. Узган елларда лицей чыгышларына нидер
җитми иде кебек, ә быел жюри бертавыштан аны җиңүче итеп таныды. Бу киләчәктә дә җиңүгә таба барырга ярдәм итәчәк”, - диде шәһәр
башлыгы.
Шулай ук,И.Метшин 177-нче номерлы лицейның тәрбия
эше буенча директор урынбасары – Александра Кузнецова эшчәнлеген билгеләп
узды. “Безнең шәһәрдә балалар яратучы,
аларның йөрәкләрен
ялкынландыра белүче күренекле укытучылар булуы белән горурланам. Бу безнең барыбызга да зур үрнәк. Шундый укытучыларның күбрәк булуын һәм
безнең балалар иң сәләтле, иң
уңышлы һәм
иң бәхетле
булып үсүләрен теләр
идем”,- диде Метшин.