(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель, Михаил Ченцов). Россиядә 12-нче апрель көнне
билгеләнеп уза торган Космонавтика көне алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин бүген
шәһәрнең Идел буе районында урнашкан “Галактика” (35-нче номерлы лицей) белем
бирү үзәгенең мәктәпкәчә бүлеген күрергә барган. 2016 елның
ноябрендә ачылган авиакосмик юнәлештә эш алып бара торган яңа балалар
бакчасында тулы режимда 340 балага 16 төркем эшләп килә. Мэр балаларны яшь
вакыттан очу аппарталарын йөртүгә
өйрәтә торган методика белән танышып узган.
“Галактика”ның директоры Елена Глухарева сөйләгәнчә, әлеге
белем бирү үзәгенең структурасында берничә учреждение бар. “Былтыр лицей
статусын алган 35-нче номерлы мәктәп, Республика балалар клиник хастаханәсендә
дәваланучы балалар өчен мәктәп, аэрокосмик белем бирү үзәге, шулай ук бүген без
күрә торган мәктәпкәчә учреждение”, - дип санап китте ул. Балалар өчен заманча
төзелгән өч катлы бинада билингваль кабинет, “Табигатьне ярату әлифбасы”
экология кабинеты, “Инфознайка” компьютерлар сыйныфы, музыкаль зал һәм балалар
тренажерлары белән җиһазландырылган спортив зал бар.
Казан Мэры балалар бакчасының укытучылары белән дә сөйләшеп
алды. Шуларның берсе – өстәмә белем бирү укытучысы һәм гамәлдәге пилот Радик
Туйкин. Аның сүзе буенча, балалар информатика, төрле инженер фәннәре нигезләрен
өйрәнәләр, шулай ук алар өчен планер тренажерда очу аппаратларын йөртеп карау
мөмкинлеге тудырылган. “Балалар бакчасы яшеннән башлау мөһим. Балаларда
инстинктлар сакланып калган һәм шунлыктан бала тренажерны йөртергә башлау өчен 30 секунд та җитә. Казан очу аппаратларын
җитештерүдә аерым урын алып тора, шунлыктан әлеге балалар киләчәктә хезмәт
базарында зур белгечләр булырга мөмкин”, - диде Р.Туйкин.
Үз чиратында,
белем бирү үзәгенең директоры әлеге әзерлек төркем балалары автоматик рәвештә
35-нче лицейның беренче сыйныфына алынуын билгеләп узды. “Ата-анларга бу
ошый. Аларга безнең концепция дә ошый. Өч яшьтән башлап без балаларга беренче сыйныфта кирәк була торган
белемнәрне бирергә тырышабыз. Һәм без – укытучылар өчен дә әлеге кушылу бик җайлы”, - диде
Е.Глухарева.
10-нчы апрельдан 24-нче апрельга кадәр “Галактика” белем
бирү үзәгендә авиация һәм космонавтика декадасы уза. Директор сүзе буенча,
балалар бу чараны ел саен көтеп алалар.
Декада программасында “Вишневка” аэродромына, Казан федераль университет
планетариенә экскурсияләр, планетарий буенча мастер-класслар, 3D модельләштерү
буенча ачык дәресләр һ.б. каралган.
Чара ахырында белем бирү үзәге балалары Казан Мэры өчен космоска
очу һәм якынлашып килә торган Җиңү бәйрәменә багышланган сәнгать концерты
оештырганнар.
Балалар бакчасын
тикшерүдә шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнарының администрация башлыгы Андрей
Лобов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хадиуллин һәм башкалар катнашкан.