(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель, Михаил Ченцов). Бүген
башкала Ратушасында узган Казан шәһәр думасының XV сессиясендә Казан Мэры Илсур
Метшин дәүләт һәм шәһәр бүләкләрен таратты.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча мәдәният
үсешенә зур өлеш кертү өчен “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният
хезмәткәре” исеме Социалистик көнкүреш музее директоры – Рөстәм Вәлиахметовка
бирелде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе әмере буенча Казан шәһәренең
социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен социаль-икътисади үсеш,
эшмәкәрлек һәм Казан шәһәр думасының муниципаль милеге буенча даими комиссия
рәисе, “Вамин-Татарстан” ачык акционерлык җәмгыятенең конкурслы идарәчесе
Сергей Кондратеьев Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисенән рәхмәт хаты
белән бүләкләнде.
Казан Мэры карары буенча намуслы хезмәт һәм шәһәрнең югары
белем бирү системасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен “Казанга намуслы хезмәт
итү өчен” аерым билегесе белән Казан дәүләт энергетика университеты ректоры
Эдвард Габдуллаҗанович бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәт күрсәтүгә һәм Казан шәһәренең
торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән өчен “Казанга намуслы хезмәт
итү өчен” аерым билегесе белән “Татэнерго” акционерлык җәмгыятенең “Казанның
җылылык челтәрләре” филиалы директоры – Рим Галиәхмәтов бүләкләнде.
Намуслы хезмәте һәм профессиональ эшчәнлегендә зур
казанышлары өчен “Казанга намуслы хезмәт итү өчен” аерым билегесе белән Казан
шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясенең гомуми бүлеге
җитәкчесе Ирина Станкевич бүләкләнде.
Намуслы хезмәте һәм шәһәрне төзекләндерү юнәлешен үстерүгә
зур өлеш керткән өчен Казанның мактау грамотасы белән элек “Шәһәр төзекләндерүе”
муниципаль казна учреждениесенең автотранспорт хезмәте башлыгы вазифасын алып
торган Зөфәр Саләхетдинов бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәт һәм Казан шәһәренең
социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертү өчен 2012 елның гыйнварыннан 2017
елның мартына кадәр Казанның Совет районы администрация башлыгы урынбасары
вазыйфасын үтәгән Людмила Евстафьева Казан Мэрынан рәхмәт хаты белән
бүләкләнде.