(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Антон Ноздрин). Татарстан
башкаласында беренче «Kazan Mayor Cup 2017» Халыкара киберфутбол ярышлары
башланып китте. “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Казан Мэры Кубогы өчен
Россия һәм Европа футбол клубларыннан 8 киберспортчы чыгыш ясаячак.
Ярышны Казан Мэры, «Рубин» футбол клубы президенты Илсур
Метшин ачып җибәрде: “Без Россия футбол тормышының яңа битен ачып җибәрәбез”, -
диде шәһәр башлыгы. Уен приставкасында футболны бөтен дөнья буйлап балалар гына
түгел, олылар да яратып уйный, аларны футболга булган мәхәббәт берләштерә дип
искәртте Илсур Метшин. “Яшь вакытта без дә өстәл футболы уйнарга ярата идек.
Хәзер технологияләр алга таба атлый”, - диде Мэр. Шулай ук шәһәр башлыгы әлеге
ярышларның традициягә әйләнәчәгенә ышануын, 2018 елда Казанда дөнья чемпионаты
катнашучы командалары арасында беренче киберчемпионат уздыру планнары турында җиткерде.
“Казан Мэры кубогы өчен ярышучыларга уңышлар телим”, – диде Мэр.
Казан Мэры Кубогы өчен 8 киберспортчы ярышачак. Алар ике
төркемгә бүленгән: “Россия” һәм “Европа”. Казанның “Рубин” клубыннан Антон Жуков,
ЦСКАдан беренче Россия футбол премьер-лигасы чемпионаты җиңүчесе Андрей Гурьев,
“Уфа”дан турнирның көмеш призеры Роберт Фәхретдинов Россия командасыннан чыгыш
ясаячак. “Европа” төркемендә Бөекбританиянең “Манчестер Сити”, Голландиянең “Аякс”,
Испаниянең “Валенсия” һәм Италиянең “Рома” командалары вәкилләре катнашачак.
Шулай ук әлеге чара кысасында Россия футбол премьер-лигасы
футбол клубы җитәкчеләре очрашуы узды. Түгәрәк өстәлдә И.Метшин, оешма
президенты Сергей Прядкин, “Спартак” (Мәскәү) футбол клубы җитәкчесе Наил
Измайлов, “Локомотив” (Мәскәү) футбол клубы президенты Илья Геркус, “Анжи” (Махачкала)
футбол клубы генераль директоры Сәид Абдуллаев һәм башкалар катнашты.
Очрашу кысасында киберфутбол буенча Россия лигасын булдыру мөмкинчелеге
турында сөйләштеләр. И.Метшин әлеге чемпионатларны оештыру футболга күбрәк игътибар
уятачак һәм стадион трибуналарына күбрәк җанатарлар җәлеп итәчәк дип билгеләде.
Түгәрәк өстәл барышында турнир уздыруның башка мөмкин булган юллары һәм оештыру
буенча мәсьәләләре турында сүз барды.