(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). 2-нче апрельдән Казанның
“Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында беренче “Kazan Mayor Cup
Киберфутболчылар ярышларны “Россия” һәм “Европа” ике төркемендә башлаячаклар.
“Без, киберфутбол яратучыларны җәлеп итү мөмкинлеген карап, Россия стадионнарына йөреш ешлыгын яхшырту турында уйлыйбыз. Уен индустриясе чын-чынлап зур – FIFAның футбол симуляторына дөнья буенча йөзләгән миллион кеше уйный”, - дип фикере белән уртаклашты кибертурнир турында Илсур Метшин. “Әлеге ярышларны Казанда үткәреп, без берьюлы берничә бурычны башкарачакбыз. Беренчедән, Европа футбол грандлары уенчыларын чакырып, Казан үзенә бөтен дөнья буенча күпләгән киберспорт яратучыларның игътибарын җәлеп итәчәк. Икенчедән, FIFA җанатарлары булган яшьләргә киберфутболның гадәти футболдан аерылгысыз булуын искәртә алачакбыз”, - дип җиткерде шәһәр Мэры.
Шоу-программасыннан кала, Кубок тамашачыларын ST музыка башкаручысы (Александр Степанов) чыгышы көтә. FIFA 2017 рәсми Россия версиясе саундтрекы авторы кунакларны һәм катнашучыларны финал ярышлары алдыннан сөендерәчәк.
Ярышлар “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында уза. Турнирга керү – бушлай. Казан өчен беренче халыкара киберфутбол кубогы шаһите булыр өчен, чара порталында якынча теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Турнир җәдвәле:
12.00 – тантаналы ачылыш;
12.30 – 17.00 – төркем стадиясе;
17.30 – 18.00 – 7-8-нче урыннарга матч;
18.15 – 18.45 – 5-6-нче урыннарга матч;
19.00 – 19.30 – 3-4-нче урыннарга матч;
20.30 – финал – ике җиңүгә кадәр;
22.00 – бүләкләү һәм Мэр Кубогының тантаналы ябылышы.