(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). 2017 елның февраль
нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары
башкалаларының җитәкчеләре арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы
медиарейтингында беренче урынга чыкты.
Федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чараларын
анализлау нәтиҗәләре буенча, Илсур Метшинның медиаиндексы 10392,1 пунктны
тәшкил итә. Массакүләм мәгълүмат чараларында Париж Мэры Анн Идальгоның Казан
Мэры Илсур Метшин озатуында шәһәрнең Спортның су төрләре сарае һәм “Казан Арена”
стадионы кебек спорт объектларында булуы турында яздылар. Илсур Метшин Париж хезмәттәше
Анн Идальгоның Татарстан башкаласына визитын “тарихи вакыйга” дип атады һәм май
аенда Франция башкаласында Сабантуй узачаклыгын җиткерде.
Медиарейтингның икенче урынында – Саратов шәһәре башлыгы Валерий
Сараев (7826 пункт), өченче урында – Самара җитәкчесе Олег Фурсов (3353,3 пункт).
Исегезгә төшерәбез, рейтинг “Медиалогия” массакүләм
мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән, ул аеруча абруйлы булган 39700
чыганакны – ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ үз
эченә ала. Казан Мэры әлеге медиарейтингта берничә тапкыр лидер булганы
бар.