(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Казан “Рубин”ы футбол буенча Россия чемпионатының 21-нче тур матчында Петербургның “Зенит”ына җиңелде. “Казан Арена” стадионында узган матч 0:2 исәбе белән төгәлләнде. Уен барышын Казан Мэры, “Рубин” футбол клубы президенты Илсур Метшин карады.
Татарстан башкаласы футболчылары киләсе матчны 6-нчы апрель көнне Екатеринбургта уздырачак, биредә алар җирле “Урал” клубы белән Россия кубогы финалына чыгу өчен көрәшәчәк, дип хәбәр итә “Рубин” футбол клубы матбугат хезмәте.