(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Казан Мэры Илсур
Метшин кичә шәһәрнең Мәскәү районында урнашкан 120-нче номерлы гомуми белем
бирү мәктәбендә булып кайтты. Шәһәр башлыгы төзекләндерү эшләре тәмамланган
мәктәп бинасын карады, укытучылар һәм каникул вакыты булуга карамастан “Игелек
атнасы”на әзерләнә башлаган өлкән сыйныф укучылары белән аралашты. Әлеге чара
сентябрь аенда Казанда үтәчәк.
Мәктәп 1954 елда төзелгән бинада урнашкан. Директор Ольга Хәсәнова
шәһәр башлыгына мәктәптә берничә буын җирле халык укыганлыгын җиткерде. Әлеге
мәктәпне үз вакытында хәзерге мәктәп укучыларының әти-әниләре, әби-бабайлары
тәмамлаган. Яңа уку елында мәктәп 62-нче тапкыр беренче сыйныфка укучылар кабул
итәчәк. Мәктәп партасына беренче тапкыр 56 укучы утырачак.
Хәзерге вакытта мәктәптә укучылар саны – 400 кеше. 10-11 сыйныфларда
уку физика-математика юнәлешендә алып барыла, мәктәп исә Казан дәүләт энергетика
университеты өчен база булып тора. Бу уку елында бер чыгарылыш укучысы рус теле
буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыя алган.
Директор сүзләренчә, бинада фасад яңартылган, түбә,
тәрәзәләр, ишекләр алыштырылган, җылыту системасы һәм санитар челтәрләр
төзекләндерелгән. Илсур Метшинга башлангыч сыйныф укучыларының бүлмәләрен
күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, дәресләр 17 сыйныф бүлмәсендә үтә, мәктәптә 17 мең экземпляр
китап фонды булган китапханә эшли, 72 урынга исәпләнгән ашханә, 200 кв.м спорт
залы, 13 урынлы информатика бүлмәсе бар.
Мэр мәктәп бүлмәләрен карап чыкты. Кабинетларның берсендә
укучылар “Игелек атнасы”на әзерләнәләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Казанда
5-10 сентябрь көннәрендә үтә. Һәм ул шәһәрнең барлык төзекләндерелгән парк һәм
скверларында гомумшәһәр игелек ярминкәсе белән тәмамланачак.
Мәктәп укучылары плакатлар әзерләгәннәр – бу үзләре
катнашкан хәйрия чаралары турында үзенчәлекле бер хисап. Мисалга, укучылар Анжела
Вавилова исемендәге фондка ярдәм итәләр. Мәктәптә хәйрия чаралары даими рәвештә
үтә - укучыларның үз куллары белән әзерләнгән эшләнмәләрне сатудан кергән
чаралар ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә юнәлдерелә. Укучылар бер унберенче сыйныф
укучысына бөерләрне күчереп утырту буенча катлаулы операция ясалачагын әйтеп
үттеләр. Аңа инде 29 мең акча күчергәннәр. Әлеге чаралар май аенда шәһәрдә
үткән игелек ярминкәсендә җыелган. Активистлар үзләренең иптәше өчен чаралар
җыюны дәвам итәчәкләр.
Казан Мэры белән бергә 120-нче номерлы мәктәпкә Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин,
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Мәгариф
идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин һ.б. бардылар.