(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август, Алсу Сафина). Бүген
Казанның Совет районындагы Латыш укчылары урамында “Лимонад” яшүсмерләр клубы
ачылды. Район халкы белән бергә шатлыклы вакыйганы Казан Мэры Илсур Метшин да
бүлеште.
Керү юлында бәйрәм кунаклары лимонадтан авыз итә алды. Символик
шешәне ачу яңа яшүсмерләр клубын ачуга старт булып торды. Соңыннан Илсур Метшин
әлеге шешә капкачында үзенең имзасын калдырды.
3,5 мең бала яшәүче микрорайонда мондый типтагы учреждение
беренче тапкыр барлыкка килде һәм көтеп алынган вакыйга булып торды. 1986 елгы
бинага капремонт кыска вакыт аралыгында ясалган: су белән тәэмин итү,
канализация, җылылык үткәрү челтәрләре алмаштырылган, түбәгә, фасад һәм керү
юлларына ремонт ясалган, эчке агарту эшләре башкарылган, тәрәзәләр, эчке
ишекләр алмаштырылган. Капремонтны “Ремонтстройсервис” ҖЧҖ подрядчы оешмасы
башкарган.
Клуб директоры Чулпан Хуббатуллина шәһәр җитәкчесенә сөйләп
үткәнчә, клубта берьюлы 200 бала һәм яшүсмер шөгыльләнә ала. Клубка 500 кеше
сыя, әмма ел дәвамында бюджеттан тыш төркемнәр хисабына 700 кешегә кадәр
арттыру планлаштырыла.
И.Метшин клуб диварларын актив, төрле өлкәләрне колачлап
алган тормыш белән баетырга чакырды.
Шәһәр җиткәчесенә фотостудия, хореография һәм спорт залларын
күрсәттеләр, “Лимонад театры” актерлары белән таныштырдылар.
Шәһәр җитәкчесе белән бергә чарада ТР яшьләр эшләре һәм
спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, Казан Башкарма комитетының беренче
урынбасары Дамир Фәттахов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров,
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, “Казметрострой” АҖ
гендиректоры урынбасары Иршат Минкин һәм башкалар булды.