И.Метшин “Зилант”та Казансу буенча су экскурсиясендә булды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль, Антон Ноздрин). Бүген Казансуда
су экскурсияләре старт алды. Ял итүләр катамараннарда, көймәләрдә оештырыла. Борынында
Зилант төшерелгән зур агач көймә исә елга акваториясенең төп бизәге булып тора.
Казан Мэры Илсур Метшин парустагы экскурсантларның берсе булды. Биредә үк шәһәр
җитәкчесе туриндустрия вәкилләре белән әлеге эшмәкәрлек үсеше перспективалары турында
фикер алышты.
Исегезгә төшерәбез, узган елдан алып Кабан күле акваториясе
су экскурсияләре белән колачланып алынды. Ел эчендә әлеге хезмәттән 60 меңнән
артык казанлы һәм шәһәр кунагы файдаланган. Бу елда экскурсияләр географиясе
киңәйгән, бүген исә Казансуда да ял итеп була. Экскурсияләр “Казан” гаилә
үзәгеннән старт ала. И.Метшин оештыручыларга әлеге башлангыч өчен рәхмәт
белдерде. “Яңа идеялар белән килүегез яхшы. Теләсә нинди су активлыгы шәһәрне
бизи һәм туристларны сөендерә”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Н.Вохминцева И.Метшинга экскурсия барышында 45 минутлык Казан
турихы турында сөйли торган махсус аудиоязма әзерләнгәнлеген җиткерде. Татар
һәм рус телләрендә дә экскурсияләр әзерләнә.
Экскурсиядә шулай ук Казан җитәкчесе урынбасары Евгения
Лодвигова, туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры вазыйфасын
башкаручы Дарья Санникова, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл Габбасова һәм башкалар
бар иде.