Илсур Метшин православие динендәге казанлыларны Раштуа белән котлады
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы гыйнвар). Татарстан
башкаласы Мэры Илсур Метшин православие динендәге казанлыларны Христос тууы
белән котлады.
“Чын күңелдән православие динендәге
казанлыларны Раштуа белән котлыйм!
Раштуа бәйрәме күп
гасырлар буена миллионлаган кешенең йортына зур шатлык китерә, сүнмәс ышаныч
яктылыгы бүләк итә, йөрәкләргә мәхәббәт иңдерә һәм изгелеккә чакыра.
Әлеге бәйрәм көннәре
изге ниятләр һәм күркәм гамәлләр, эчкерсезлек, кайгыртучанлык һәм игътибарлылык
белән тулып торсын иде.
Православие динен тотучы
казанлыларга сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим”, - диелә котлауда.